Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китап дәрәҗәсе 

Октябрь аеның соңгы дүшәмбесендә Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелә. Мәктәп китапханәләренең хәлен белү өчен менә дигән форсат бу. Алар бүген ничек яши, нинди максатлар куеп эшли? Шул сорауларга җавапны без Яңа поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәсендә таптык.

«Безнең китапханә район мәктәп китапханәләренең методик үзәге булып тора. Монда тәҗрибәле, эшенең асылын белүче, аңа җаваплы караучы китапханәченең роле зур», – ди мәктәп директоры Булат Мәхмүтов. Биредә әлеге эшне Нина Секретарева алып бара. Ул бу хезмәттә 36 ел, 1993 елдан «Халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исемне йөртә. 
Нина Николаевна – үз һөнәре-нең чын остасы. Төрле бай эчтә-лекле чаралар: библиографик дәресләр, уеннар, викторина, брейн-ринглар, кызыклы бәйгеләр, очрашулар, кичәләр оештыра. Музей эше алып бара. Атаклы якташыбыз Нәҗип Зыятдинов турында материаллар туплаган. «Весна» дигән видеостудия оештырып, балалар белән бергә бәйрәмнәр өчен кулланмалар әзерли. Әҗмәкәй авыл җирлеге, «Дуслык» мәдәният йорты, район мәгариф учреждениеләре һәм мәктәп китапханәләре белән эшлекле хезмәттәшлек урнаштырган. 
Электрон китаплар белән белеп эшли. Уку елы дәвамында укучыларга һәм укытучыларга төрле проектлар әзерләү өчен материаллар тупларга ярдәм итә. Республиканың Милли китапханәсе, Чаллы шәһәре китапханәсе белән хезмәттәшлек итә. Дәреслекләрне район, кирәк булса, бөтен Чаллы каласы буйлап эзләп алып кайта.
Тырыш хезмәтенең җимешен дә татыган: республика авыл мәктәпләре китапханәчеләре арасындагы бәйгеләрдә катнашып, 2011 елда – 3нче, 2017 елда 2нче урынны алган. 2019 елда патриотик тәрбия тематикасына үткәрелгән республика конкурсында 3нче урынны яулаган. Бөтенроссия «Хәтер китабы» проектының дипломанты булган. Педагоглар өчен көндәлек матбугатны алдыру эшендә башлап йөри. 
Сабыр, кешелекле, ярдәмчел һәм сизгер булганы өчен хезмәттәшләре аның турында: «Безнең алтын кешебез», – диләр. Нина Секретареваның эш урынында булып, үзе һәм хезмәттәшләре белән аралашканнан соң, әлеге бәянең ихлас һәм гадел булуына инандым мин. 

– Нина Николаевна, мәктәп тормышында китапханәнең урыны турында сөйләшик әле. Ул ни дәрәҗәдә кирәк бүген?
– Мәктәп өчен бик кирәк, чөнки укучылар дәреслекләр белән китапханә аша тәэмин ителә. Урын дигәннән, китапханә йөз квадрат метрдан артык мәйданны били, уку залыбыз иркен, якты. Китап фондына килсәк, барлыгы биш меңнән артык басма исәпләнә, шуның 4856 данәсе дәреслекләр. Соңгы елларда китап фондының яңаруы белән мактанып булмый, булганын саклап файдаланырга туры килә. Без бу мәсьәләдә авыл китапханәләреннән дә калышабыз. Дәреслекләргә килгәндә, алар барлык укучыларны да тәэмин итәрлек итеп туплана. Балалар уку елы дәвамында файдалангач, яңадан китереп тапшыралар.

– Бушлай булгач, кадере бармы дәреслекнең?
– Безнең балалар китапны саклап тота белә. Мин моны күзәтүләремнән чыгып әйтәм. Без мәктәп китапханәләре, дәреслекләр белән алыш-биреш итәбез. Шул вакытта үзебезнең укучыларның китапка сакчыл карашы күренә инде. Мин моңа бик сөенәм. Билгеле, баланы кечкенәдән өйрәтү кирәк дип саныйм. Безнең укучыларның китапханә советы һәм һәр сыйныфта китапханәче эшли. Балалар үзләре сыйныфташларының китапларын ай саен тикшереп, бәя бирәләр. Ел азагында дәреслекнең чисталыгына билге куябыз.

– Методик үзәк тә булгач, башка китапханәләрнең хәлләрен белешеп торасыздыр?
– Бердәм яшибез, шөкер. Елга өч-дүрт мәртәбә район күләмендә семинарларга җыелабыз, алар төрле мәктәпләрдә үткәрелә. Чираттагысы ноябрь аенда безнең мәктәптә булачак. 

– Бүгенге китапханә эшчән-леген элеккеге еллар белән чагыштырып, төп үзенчәлеген ничек билгели аласыз?
– Элек укучылар безнең янга үзләре килә иде, хәзер исә без алар янына йөрибез – төп аерма шул. Сыйныфларга кереп, балаларга яңа китаплар турында сөйлибез. Китаплар белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатабыз. Сер түгел, балаларны китап укуга җәлеп итү өчен тырышырга туры килә. 

– Күзәткәнегез бармы, ничәнче сыйныфлар Сезнең янга ешрак керә? Нинди китаплар күбрәк укыла?
– Башлангыч, 5-6нчы сыйныф балалары яратып йөри. Аларга китапның матур бизәклеләре ошый. Әкиятләр, фантастика яраталар. 7-8нчедә укучылар бик актив дип әйтеп булмый, алар үз яшьтәшләре турында маҗаралар белән кызыксына. 9нчыда, 10-11нчедә укучылар имтиханнарга әзерләнгәндә еш йөриләр. Мәктәптә 286 бала укый. Беренче сыйныфлардан кала, барысы да китапханә укучылары буларак теркәлгән. Ноябрь азагында беренчеләрне дә уку залына чакырып, китапханә тәртипләре белән таныштыра башлыйбыз.

– Хезмәттәшләрегез әйтүенчә, Сез электрон чаралар белән дус. 
– Әйе, картотека, инвентарь кенәгәсе, укучы көндәлеге – барысы да электрон форматта алып барыла. Формулярлар, карточкалар кәгазьдә саклана. 

– Китапханәнең ярдәмчеләре кемнәр?
– Педагоглар. Укучылар. Ата-аналар. Мисалга бер акция турында әйтеп үтәм. «Китапка икенче гомер бүләк ит» дип атала ул. Дәвамлы чара, нәтиҗәсе дә сөенерлек. Әти-әниләр белән очрашып, акциянең асылы, максаты турында аңлатканнан соң, китапларыбыз арта башлады. Без әти-әниләргә бик рәхмәтле. 

– Мәктәп китапханәчесенең иң зур теләге нинди? 
– Китапханәгә, уку залына балаларны җәлеп итү өчен электрон җиһазларны, мәгълүмат ресурсларын файдалану мөмкинлеклеге күбрәк булсын иде. Замана баласын әдәбият белән кызыксындыруның яңа бер юлы бу. Киләчәктә, бәлки, китапханәләр эшендә ул иң өстенлекле ысул да булыр. Ә китап яратучы буларак, мин, әлбәттә, әдәбият тирәсендәге даирәнең тараюы өчен борчылам. Телевидение, интернет барысын кысрыклый. Ләкин китап, бигрәк тә матур әдәбият, матурлыкны күрә, тоемлый белергә өйрәтә. Матур яшәү өчен безгә бит матур итеп фикерли белергә кирәк. Теләгем шул: китап – иң зур байлык, аның дәрәҗәсен төшермик! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев