Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кирәге беткәч кире кайтаралар

Инвалидларга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә өстәмә адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән хәйрия фонды комиссиясенең чираттагы утырышы узды. 

Утырышта ике сорау каралды – Теләнче Тамак авылында яшәүче I төркем инвалид Альфира Галиева айга 13 тапкыр Чаллыга гемодиализга килә. Ул юл чыгымнарын каплау өчен ярдәм итүне сорап гариза язган. Комиссия әгъзалары аның үтенечен канәгатьләндерү өчен юл чыгымнарын исәпләделәр. Кирәкле акчаны исәп-хисап счетына күчерергә дигән карарга килделәр. Өч кварталга ул 15600 сум акча алачак.
Икенче мәсьәлә – комиссия утырышында инвалидларга ярдәм күрсәтү турындагы карарга кайбер үзгәрешләр кертелде. Хәзер инвалидларга техник чаралар (карават, инвалид коляскасы, култык таяклары һ. б.) килешү нигезендә биреләчәк. Кирәге беткәннән соң бу җайланмалар мохтаҗ булган башка кешеләргә бирү өчен төзек һәм пөхтә хәлдә инвалидлар оешмасына кире кайтарылырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев