Якты юл
  • Рус Тат
  • Киләсе уку елында III-IV сыйныфлар өчен дәреслекләр сынап каралачак – Илсур Һадиуллин

    Республикада 2051 мәктәпкәчә белем бирү оешмаcының 824ендә белем һәм тәрбия бирү ана телендә оештырыла.

    2018-2019 уку елында татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне күздә тоткан 3-4нче сыйныфлар өчен дәреслекләрне сынау яки аппробация үткәреләчәк. Бу хакта Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында билгеле булды. “Хәзерге заман таләпләре контекстында милли мәгариф: бурычлар, проблемалар, хәл итү юллары” темасына доклад белән Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

    “Балаларга тел өйрәтүнең иң нәтиҗәле чоры - мәктәпкәчә эшләү. Шунлыктан сабыйларга ана телен өйрәтү буенча балалар бакчаларында эзлекле эш оештырырга кирәк. Агымдагы елда республикада 2051 мәктәпкәчә белем бирү оешмасының 824ендә белем һәм тәрбия бирү процессы ана телендә оештырыла. Моннан тыш, республика буенча 1008 татар төркеме эшләп килә. Шунысын әйтергә кирәк: балалар бакчасына электрон теркәү системасына да тиешле үзгәртүләр кертелгән. Хәзер ата-аналар аңлы рәвештә бакчаның тел статусын белеп теркәлә ала. Балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирү ата-аналарның теләге нигезендә һәм балалар бакчалары программасы кысаларында оештырыла”, - диде Илсур Һадиуллин.

    Пленарное заседание Всероссийского съезда  учителей татарского языка

    Аның әйтүенчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, балаларны татар һәм рус телләрендә өйрәтүнең нәтиҗәлелеген арту максатыннан, мультимедияле технологияләрне куллануга нигезләнгән яңа укыту программалары гамәлгә кертелгән. “Балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирү өчен каршылык юк. Балалар бакчаларында татар төркемнәренең статусы сакланырга тиеш. РФ күп милләтле халкының мәдәниятен, традицияләрен саклап калу, үстерүдә РФ халыкларының туган телләрен һәм дәүләт телләрендә белем бирү әһәмияте гаять зур”, - ди ул.

    Илсур Һадиуллин республика мәктәпләрендә бүген 175 меңнән артык татар баласы белем алуын, шуның 35 проценты татар мәктәпләрендә укуын әйтте. “Моннан тыш, рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә 806 татар сыйныфында 15 меңгә якын укучы белем ала. Бүген республикада 714 татар мәктәбе эшли. Россиянең 24 төбәгендә 1 меңгә якын этномәдәни компонентлы мәктәптә татар теле укытыла. 50 гә якын якшәмбе мәктәбе эшли. Кызганыч, соңгы елларда ана телендә белем бирү сизелерлек кими”, - дип белдерде ул.

    Беренче урынбасар татар телен ана теле буларак һәм татар телен дәүләт теле буларак укытуны камилләштерү максатыннан, төп гомуми белем бирү программаларының үрнәк варианты эшләнгәнен белдерде. “Татар теле дәүләт теле буларак Россиянең федераль реестрына кертелде. Программаларда татар телен өйрәнүне чит тел өйрәнүгә һәм фәнни, милли методикаларга нигезләү күздә тотыла. Алдагы елларда заман таләпләренә туры китереп, татар телендә яңа дәреслекләр булдыру өстендә эш башланган иде. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне күздә тоткан 1-2нче сыйныфлар өчен дәреслекләргә сынау үткәрелде. 2018-19 уку елында 3-4нче сыйныфлар өчен дәреслекләрне сынау яки аппробация үткәреләчәк. Ана теле дәреслекләре буенча да эш башланды. Төп бурыч – укучыларны сөйләмгә алып чыгу”, - дип ассызыклый ул.

    “Альтернатив программалы дәреслекләр төзү белән мавыгып, татар теле һәм әдәбиятыннан башлангыч мәктәп өчен генә дә 14 линия булдырганбыз. Мондый бүлгәләү сыйфатка зыян китерә. Дәреслек язу вакыт һәм финанс чыгымнарын таләп итә. Бүген татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек экспертизалар үтеп, федераль исемлеккә кертелгән. 49ына уңай бәяләмә бирелгән. Ягъни, укыту процессын оештыру өчен әсбаплар бар, мәктәпләр тулаем тәэмин ителгән”, - дип хәбәр итте Илсур Һадиуллин.

    Ул соңгы ике елда төбәкләрдәге милли мәктәпләргә 12 мең данә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре юлланганын әйтте.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: