Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Килешә дә яулыгым - таҗы бит ул ханымның

Уку төркемнәрендәге хатын-кызлар авыл халкы белән берлектә яулык тарихын барладылар.

Тарих битләре дә актарылды, сандыкларда сакланган кием-күлмәкләр дә кузгатылды, шигьри юллар эзләп китаплар да актарылды, Корьән – хәдисләр дә өйрәнелде. Балалар бакчасы- мәктәпләрдә, китапханәләрдә очрашулар, әңгәмәләр узды. Бу теманы кем ничек ача ала, шулай итеп ачык дәресләрдә                    авыл мәчетләрендә берсеннән берсе кызыклы чаралар узды. Сосновый Бор бистәсе мәчетендә “Яулыгым тарихы”, “Әбием яулыгы турында сөйләшәбез”, Кече Шилнә мәчетендә “Зәвык белән киенгән кеше- ямьле кеше”, Әҗмәкәйдә “ Күңелем сандыгы”,  Бикләндә  “ Әбием сандыгы”, дип аталган чаралар бик әзерлекле үтте. Мөгаллимәләр Ләйсән Ш., Гелүсә А., Диләрә К., Гөлнур С.,Әнисә А. үзләренең укучылары белән тирән эчтәлекле дәресләр бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев