Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләчәккә якты өмет белән

Бүгенге дөньядагы тотрыксызлык шартларында да киләчәккә якты өмет белән яшәп, зур планнар коручылар бихисап. Куады авылы халкы да шундый. Туган җирләрен чиксез яратучы, бердәм, хезмәт сөючән, җаваплы, түземле, оптимист кешеләр яши бу авылда. 

Куады авылының матур бер урыны бар. Элек-электән авыл халкының күмәкләп җыелышу аланы ул. Алма агачларына төренеп утырган аланда авыл халкы яшелчәләр утырта, ә имин көннәрдә шунда күңел ача, ял итә. 
500 сутыйдан артык мәйданлы аланда ел да Куады авылы Саабан туе уза. Куады авылы җирлеге советы депутаты Рөстәм Сәхәбиев сүзләренчә, аксакаллар белән сөйләшеп-киңәшеп, бу аланны авылның йөзе булырлык, тирә-юньгә ямь биреп торырлык, халык күңелле итеп ял итәрлек итеп үзгәртергә – парк төзергә кирәк, дигән нәтиҗәгә киләләр. «Бу ниятне бөтен авыл халкы хуплап кабул итте», – ди депутат.
Беренче эш итеп, узган ел аланда 1 мең төп чыршы утырталар. Кечкенә чыршылар үсеп китеп, яшәреп утыралар. Быел исә иртә яздан чистарту эшләренә керешергә ниятләгәннәр. Әмма, билгеле булганча, коронавирус пандемиясе үз төзәтмәләрен кертте. «Авыл халкы якты киләчәккә ышана. Безнең ниятләр үзгәрмәде. Узизоляция чоры узу белән, өмәгә чыгабыз, кипкән яфракларны тырмалыйсы, корыган агачларны кисәсе бар. Безнең планнар зурдан», – ди Рөстәм Сәхәбиев.
Зур планннар ди-гәннән, алар чынлап та киң колачлы. Паркның бер өлешендә «Дан аллеясы» урнашачак. Барлыгы 121 төп алмагач утыртылачак. Һәрбер төп – бер сугыш ветераны хөрмәтенә. «Сугышта катнашкан авылдашларның исемнәрен мәңгләштерү максатыннан, һәр гаилә үзенең герой-солдатына багышлап үзе агач утыртачак. Биредә үк солдатның исем-фамилиясе, яшәгән еллары беркетеләчәк», – ди Рөстәм Сәхәбиев. Алмагач үсентеләренең авыл халкы да ала, Суыксу җирлеге башлыгы Флүр Ихсанов та булышлык күрсәтергә ышандыра.
Паркның нинди буласын күзаллаганда, авылда яшәүче барлык кешеләрнең ихтыяҗын игътибарга алганнар. Бер почмакта балалар мәйданчыгы булдыру нияте бар, икенчесендә – футбол яки волейбол уйнау урыны. Мәйданның уртасында яшьләр өчен «пятачок» урнашачак. Сабантуй узасы урын койма белән әйләндереләчәк. Кышкы чорда паркта чаңгычылар трассасы төзү нияте дә бар.
Әмма күләмле эшләр зур чыгымнар сорый. Шуңа, паркның проектын кәгазьгә төшереп, республика грантына дәгъвә кылырга ният итәләр куадылылар.
Шулай да, мондый зур эшкә алынуның башында авылдашларның бердәм теләге тора. «Куады авыл халкы дус, ярдәмләшеп яши. Кирәк-ярак, ягулык материалары, һ.б. чыгымнарны авыл халкы күмәкләшеп күтәрә. Авыр техника, пычкы, мотопычкы кебек кораллар да куадылыларның үзенеке», – ди авыл депутаты.
Алга таба редакция коллективы вакыйгалар барышын күзәтеп торачак. Бедәм хезмәт җимеше нинди булганын киләсе саннардан укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев