Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләчәк буынга тәрбия бирү өлкәннәрдән тора

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел узды. Безнең гаилә архивында бүгеге көнгәчә фронттан килгән ике хат саклана. 11нче сыйныфны тәмамлаганчы кызыбыз белән улыбыз ул хатларны үзләре укыган мәктәпкә алып барып, “Батырлык” дәресләрендә укып, иптәшләренә күрсәтеп тордылар.

Бүгенге көндә, әлеге хатларны, карт бабаларының фотосурәтләрен балалары ягъни безнең оныкларыбыз йөргән балалар бакчаларында тематик чараларга багышлап уздырылган бәйрәм-тантаналарга алып баралар. Карт бабаларының фотографияләреннән стендлар ясыйлар. Оныкларыбыз әле кечкенә булсаларда, Әҗмәкәй авылында Бөек Ватан сугышына багышлап уздырылган тантаналы митингларда катнашалар. Авыл уртасында салынган һәйкәлгә чәчәкләр куып, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм каһарманнарын искә алуда катнашалар. Әби-бабайларның төп бурычы, оныкларына узган тормыш вакыйгаларын васыять итеп калдыру бит.
Әнисә Әшрәпова, Тукай районы Әҗмәкәй авылы

Автор фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев