Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәйрия марафоны дәвам итә

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев башлап җибәргән хәйрия марафоны дәвамлы булды. Игелекле эшләр кылу эстафетасын эшмәкәр Айнур Кашапов кабул итте. Ул Кнәз авыл җирлегендә яшәүче балаларга бәйрәм бүләк итте. 

Теләнче Тамак авылы интернат-мәктәбенең алты укучысы һәм аларның әти-әнисе эшмәкәрнең үз кафесында кунак булдылар. Балаларның күңелен махсус чакырылган аниматорлар күрде. Алар төрле уеннарда катнаштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Аннары бергәләшеп әзерләнгән өстәл артында чәй эчтеләр, төрле ризыклар белән сыйландылар. Бәйрәмнән бер бала да буш кул белән китмәде – аларга татлы бүләкләр һәм аңны үстерүче уенчыклар таралтылды. Шушы җирлектә яшәүче, ләкин бәйрәмгә килә алмаган физик мөмкинлекләре чикле җиде баланың өйләренә барып котладылар, татлы бүләкләр һәм төрле уенчыклар таршырдылар. 
– Балалар шундый нык куандылар. Әти-әниләре күчтәнәчләр өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Һәрберебез игелекле гамәлләр кылырга, саваплы эшләр башкарырга омтылсак иде, – ди эшмәкәр.
Айнур Кашапов яшь эшмәкәр. Аның эшен оештыруына әле бер генә ел. Иң мөһиме – ул аны саваплы эшләр белән башлый. Балалар куанычы, ата-аналарның рәхмәте яшь эшмәкәргә рухи көч бирә.

Фото Айнур Кашапов тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев