Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтер кичәсе үтте

Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре " Патриот"хәрби дан музеенда "Фашизм. Үлем лагерьлары " дигән Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган чара уздылар. Кичә Мөслим Мөхәмаев язмасында «Бухенвальдский набат»ны тыңлау белән башланып китте.

Балаларга апрель аенда Халыкара концлагерь тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелүе турында сөйләделәр. Күрсәтелгән презентациядән алар Бухенвальд, Дахау,  Освенцим лагерьлары, фашистлар өлкәннәр һәм балалар өстендә кылган җәберләүләр турында белделәр. Фашист концлагерьларында һәлак булган тоткыннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. «Родина» патриотик клубы әгъзалары үз куллары белән ясалган чәчәкләр салдылар, Хәтер шәмнәрен кабыздылар.


Тамара Тузеева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев