Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтер исән

Әфган сугышы ветераннары яшәгән йортларга тантаналы рәвештә истәлек такталары куелды. Чараны районның ветеран әфганчылары оештырды. Борды авылында Кузьма Левашов яшәгән йортка, Бордыбашта – Рамил Мифтахов туган нигездә, Куадыда Марсель Кыямов яшәгән йортта хәтер тактасы эленде. 

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын искә алырга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, мәрхүм сугышчыларның туганнары, сугышчы-интернационалистлар, авыл халкы килгән иде. Безнең районның ветеран әфганчылары беренчеләрдән булып Әфган җирендә гомерләре өзелгән сугышчан дуслары истәлегенә хәтер такталары куя башладылар. Хәзер мондый истәлек язулары хәрби хезмәттән исән кайтып, тыныч тормышта мәрхүм булган ветераннарның йортларына да эленә. 

 

Кузьма Александрович Левашов (18.05.1961-02.06.2019). 

Кузьма Борды авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1979 елда армия сафларына алына. 1982 елда хәрби хезмәттән исән-сау кайтып, гаилә кора. Иптәше Нина белән ике малай үстерәләр. Ул «Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле әфган халкыннан», «Советлар Союзы маршалы Жуков», «СССР Хәрби көчләренә 70 ел» медальләре һәм башка бүләкләр иясе. 
«Кузьма бик ачык, аралашучан кеше иде. Ул шулай ук ветераннар хәрәкәте активисты иде. Һәрвакыт аралашып һәм ярдәмләшеп яшәдек, дустанә мөнәсәбәттә булдык», – дип искә ала аны район хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый советы рәисе Айбулат Якупов.

 

Рамил Мансур улы Мифтахов (16.09.1967-14.09.2007). 

Рамил Бордыбаш авылында туа, Бордыда урта мәктәп тәмамлый. Аннары Чаллыда 64нче һөнәри училищеда укып чыга. Заводта хезмәт юлын башлый. Армиягә 1985 елда алына, 1987 елда хәрби хезмәтен үтәп кайта. 1988 елда өйләнә, Дилбәр ханым белән бер кыз һәм бер малай үстерәләр. Рамил Мифтахов «Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле әфган халкыннан», «СССР Хәрби көчләренә 70 ел» медальләре һәм башка бүләкләргә лаек була. 
«Без Рамил белән бер ротада хезмәт иттек. Армия елларында да, кайткач та аралашып яшәдек. Дуслыкны бәяли торган, ярдәмчел, ышанычлы, ачык күңелле кеше иде Рамил», – дип сөйли аның турында дусты Илсур Шәяхмәтов.

 

Марсель Наил улы Кыямов (20.06.1966 – 03.05.2018). 

Марсель – Куады авылы егете. Түбән Суыксу авылында урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел үткәч Марсельне хәрби хезмәткә чакыралар. 1986 елда хезмәт итеп кайтып, туган җирендә тракторчы булып эшли башлый. Гаилә корып, тормыш юлдашы Резедә белән өч малай үстерәләр. Аңа «Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле әфган халкыннан», «Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр тәмамлануга 10 ел» медальләре һәм башка бүләкләр бирелә. 
«Әфганстан бик еш төшемә керә... Мондый сугышлар бүтән була күрмәсен», – ди торган була Марсель дусларына. «Безнең хәтергә ул бик тырыш, шул ук вакытта бик тыйнак кеше буларак кереп калды», – диләр аның турында ветеран әфганчылар.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев