«Хөрмәтуллин» хуҗалыгында семинар
«Хөрмәтуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында семинар узды. Бүген хуҗалыкта 220 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 100е савым сыерлар. Бер тәүлек эчендә тулаем 950 литр сөт савыла.
Терлек бәйсез рәвештә, салкын ысул белән асрала. Семинарда катнашучылар хуҗалыкның мал тораклары, азык җитештерү цехы, саву залы, техника мастерское белән таныштылар. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин урында ук мастит авыруын ачыклаучы җайланма тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев