Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле ветеринарлар, тармак ветераннары!

Сезне барыгызны шушы көннәрдә билгеләп үткән һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелемнән котлыйм!

Мал табибы – иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Без, ветеринария хезмәткәрләре, тынгысыз хезмәтебез белән бөтен кешелекнең сәламәтлеге сагында торабыз, республиканың эпизоотик бөтенлеген тәэмин итәбез. Авылда яшәп, ихатасында мал тоткан бер генә гаилә дә ветеринария хезмәтеннән башка яши алмый. 
Хөрмәтле ветеринарлар! Районның агросәнәгать комплексын үстерүдә һәм ныгытуда безнең өлешебез гаять зур. Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча безнең район республикада алдынгылар рәтендә. Мондый уңышларга ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри осталыгыннан һәм аларның оешкан төстә эшләвеннән башка ирешеп булмас иде. Терлекләр арасындагы эпидемияләргә чик кую ветеринарларның үз эшләрен намус белән башкаруына бәйле. Без лабораторияләрдә һәм участок ветеринария пунктларында, терлекчелек продукциясен җитештерү комплексларында катлаулы да, җаваплы да вазифа башкарабыз.
Тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегез, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә әзер торуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Хезмәтебез авыр, әмма аңа һәрвакыт ихтыяҗ булачак, кешеләр безгә һәрвакыт ихтирамлы һәм рәхмәтле калачак.
Барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, яңадан-яңа хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, сәламәтлек, имин көннәр телим. 

Ихтирам белән район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев