Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле укытучылар!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы һәм иң матур теләкләрне кабул итегез!

Кешене тәүге тапкыр хәреф танырга өйрәтүдән башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Мөгаллим һөнәре гомер-гомергә иң кирәкле, иң авыр, шул ук вакытта иң җаваплы да хезмәтләрнең берсе саналган. Укучыларның ышанычын аклау, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Белем иленә юл күрсәткән, тормыш юлын сайлаганда ярдәм кулын сузган, күңелгә изгелек орлыклары салган Укытучысын һәркем җылы хисләр белән искә ала. 
Без Тукай районы мөгаллимнәре белән горурланабыз. Сез уңышлы рәвештә яңа технологияләрне үзләштерәсез, аларны үзегезнең эшчәнлегегездә кулланасыз, һөнәри осталыгыгызны һәрчак арттырып торасыз, балаларга белем бирү өчен бар көчегезне куясыз. 
Тармак ветераннарына аерата зур рәхмәт әйтәсе килә. Күпләрегез, һөнәрегезгә тугры калып, әле бүген дә хезмәтен дәвам итә, яшь белгечләргә осталыгын тапшыра. 
Кадерле укытучылар! Бәйрәмегез котлы-мөбарәк булсын, йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, яңа табышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм яраткан хезмәтегездән тәм табып яшәвегезне телим. 

Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев