Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле райондашлар!

Барыгызны да Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм.

Халыклар бердәмлеге гомер-гомергә Россиянең төп милли көче булды. Халыклар, мәдәниятләр, диннәр бердәмлеге – җиребездә тынычлык һәм татулык нигезе ул. Тарихи гореф-гадәтләрне саклау, төрле телләрдә сөйләшүче, төрле дин тотучы, төрле караштагы кешеләрнең мәдәниятенә, теленә хөрмәт тәрбияләү үтә дә мөһим. Бу җәмгыятьтә тотрыклылык һәм дуслыкны тәэмин итүгә этәргеч ясый. Бүгенге көндә районыбыз һәм, гомумән, республикабыз социаль-икътисадый үсеш юлыннан ышанычлы атлый. Соңгы вакытта күп кенә заманча корылмалар сафка басты, спорт һәм мәдәният үзәкләре куллануга тапшырылды. Болар барысы да киләчәккә өмет, ышаныч тудыра. 
Бердәмлек, теләктәшлек, хезмәттәшлек – күпмилләтле районыбыз үсеше, халкыбызның иминлеге өчен иң кирәкле шартлар булып тора. Ә Конституциябез исә әлеге шартларның ныклы булуын тәэмин итә, аларның какшамас гаранты булып тора. Татарстан Республикасы Конституциясе – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул.
Татарстанның һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп, республикабыз, тулаем алганда, шулай ук районыбыз төрле социаль-сәяси процессларда актив катнаша. 
Хөрмәтле райондашлар, сезне илебез тарихында зур әһәмияткә ия булган әлеге бәйрәмнәр белән котлап, һәрберегезнең хокуклары яклануын, сау-сәламәт һәм шат күңелле булуыгызны телим. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә уңышлар, иминлек, илгә-көнгә тынычлык, бәрәкәтле тормыш телим.

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев