Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар һәм мөслимәләр! 

Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар һәм мөслимәләр! 

Сезне мөхтәсибәт һәм шәхсән үз исемемнән Ураза гаете– Гаед әл фитр бәйрәме белән тәбрик итәм. Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын! Аллаһы Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, шушы айда кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабуллардан кылып, Җәннәт нигъмәтләре белән бүләкләсә иде. Илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлекләр, малларыбызга бәрәкәт, һәр-барча авыруларыбыздан шифа насыйп итсә иде. Идарәчеләргә зирәк акыл, үткен фикер, хикмәт биреп, алга таба да шушылай матур тормышта яшәүләребезне, мәчетләребезнең чәчәк атуын, күңел күзләребезнең нурлануын, иманнарыбыз ныгып, хак мөэмин-мөселман булып калуыбызны насыйп кылса иде. Аллаһның рәхмәте белән Әррайан капкаларыннан кереп, Җәннәттә сөбхәтчеләрдән булуыбызны насыйп әйләсә иде. Балаларыбызга бәрәкәт һәм тәүфикъ биреп, артыбыздан догачылар булуларын насыйп кылса иде. 
Тагын бер кат сезне шушы олуг бәйрәмгә ирешүегез белән котлыйм. Саулык сәламәтлек, хәерле мәгыйшәт теләп калам. Имин булыгыз.

Район имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрасов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X