Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре – район үзәк дәваханәсе табиблары, шәфкать туташлары, авылларда эшләүче фельдшерларыбыз! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим.

Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Ә сез, хөрмәтле табибларыбыз, илебезнең иң зур байлыгы – кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Сәламәтлекне бернинди байлык белән дә чагыштырып булмый, ул бәхет һәм тулы кыйммәтле тормышның нигезе булып тора. Шуңа бәйле сезнең хезмәтегез кешеләр өчен кирәк һәм һәрвакыт ихтирамга лаек. Кешеләр сәламәтлеген саклап калуда күп нәрсә сезнең һөнәри осталыгыгызга бәйле. Ә безнең дәвалау учреждениеләрендә бөтен күңелен, йөрәк егәрен, тырышлыгын биреп эшләүче, үз һөнәренә, Гиппократ антына тугры чын шәфкать ияләре хезмәт куя. 
Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең төп максаты – халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, медицина учреждениеләрен югары әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү. Бу мәсьәләләр район хакимиятенең аерым игътибарында. 
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Без сезгә халык сәламәтлеген саклауда зур өметләр баглыйбыз. Игелекле һәм җаваплы хезмәтегездә бетмәс көч, рух ныклыгы, саулык һәм күңел көрлеге телибез. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев