Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле газета укучыларбыз, хәбәрчеләребез!

Яңа елга аяк басканда һәркайсыгызга иң матур, иң җылы теләкләрне һәм ихлас рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Ел дәвамында һәркайсыгыз газета сулышын тоеп, район вакыйгаларының эчендә кайнап яшәде, һәр вакыйгага үзенең фикерен җиткерде, журналистлар язган мәкаләләргә, анда күтәрелгән проблемаларга битараф калмады. Хәбәрчеләребез үз җирлегендә, үз гаиләсендә булган куанычлы, ә кайчагында борчулы хәлләре белән уртаклашты. Аларның һәркайсы газета битләрендә чыгылыш тапты. 
Алдагы елда да ике арадагы иҗади хезмәттәшлек дәвам итәр дип ышанабыз. Сезнең фикерләрегез газетага бик кирәк. Ә без басмабызны тагын да кызыклырак итү юнәлешендә талантыбызны, вакытыбызны кызганмабыз.
Яңа ел белән сезне! Гаиләләрегез имин, тормышыгыз бәрәкәтле булсын!

Ихтирам белән «Якты юл» («Светлый путь») газетасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев