Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби исәпне оештыру конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр

Районда ел саен хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр һәм запаста булган тукайлылар арасында хәрби исәпне оештыру һәм алып бару буенча смотр-конкурс үткәрелә. Районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев хәбәр иткәнчә, агымдагы елның да җиңүчеләре билгеләнде.

Авыл җирлекләре арасында Круглое Поле беренчелеккә чыкты. II урында Бәтке һәм III урынга Кнәз авыл җирлекләре лаек булды. Предприятие һәм оешмалар арасында исә I урынны «Транссервис-ЛТД» җәмгыяте алды. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык – II урында һәм «Новокам-Сервис» җәмгыяте – III урында. Әлеге смотр-конкурсның авыл җирлекләре һәм оешмалардагы җаваплы кешеләре район активының атналык киңәшмәсендә район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев