Хөкүмәт ярдәме – алга барырга этәргеч
2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм елы буларак игълан ителгән иде. Ел дәвамында авыл эшкуарларына дәүләт субсидияләрен алуда ярдәм итү комиссиясе эшләде. Ул авыл кешесенә кирәкле документларны тутырырга ярдәм итү, юридик хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнде. Үзара киңәшләшеп эшләүнең нәтиҗәләре дә куанычлы. 14 гаилә 4 млн 400 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясе алды, тагын 4 гаилә 1 млн 400 мең сумга якын субсидия кайтуын көтә. Бу ярдәм хисабына 14 кече ферма төзелде, киләчәктә савым сыерларның баш саны артуы көтелә.
Хуҗалыгында күп сыерлар тота торган авыл кешеләре өчен иң кулай программа кече фермалар төзү программасы булып чыкты. 2019 елда бу субсидия төренең күләме дә артты. 8 баш терлеккә исәпләнгән кече ферма төзү чыгымнары өчен дәүләт 400 мең сум акчаны кире кайтара, 5 башлык фермага – 200 мең сумны. Әлеге субсидиягә терлек сарайларын яңартырга теләүчеләр, сыерлар санын арттыру максаты белән терлек биналарын яңарткан кешеләр дәгъва итә. Бүген 2020 елга гаризалар кабул итү бара. Кече ферма программасында катнашырга теләүчеләргә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кызыл Байрак авылыннан Рамил Вәлиев – кече ферма программасында катнашучыларның берсе. Ул дәүләт тарафыннан 200 мең сум күләмендә субсидия алуга иреште. Рамил Вәлиев яшь эшмәкәр. Моңарчы туган нигездә үзләре өчен генә сыер тотканнар. Узган ел иске сарайларны яңартып, күпләп терлек асрарга, сатудан кергән табышка көн күрергә уйлый. Әтисе Халит абый да яшь гаиләгә шәһәргә китеп бәхет эзләмәскә, авылда төпләнеп калырга киңәш итә.
Бүген Рамил Вәлиевның хуҗалыгында 12 баш терлек бар. Шуның 2се – савым сыер. Якындагы 5 елда Рамил терлек башын 20гә кадәр җиткерергә планлаштыра. «Кышка кергәнче берничә нәселле тана алам, тагын өч тана үсеп килә», – ди Рамил.
Бүген хуҗалыкта зур сарай төзелгән. Агачтан эшләнгән бинада 6 баш терлекне бәйсез, 9 башны бәйле рәвештә асрарга була. Субсидия акчасына бинаның түбәсен япканнар һәм бетон белән идәнен җәйгәннәр. «Октябрь азагында маллар бирегә күчәчәк», – ди Рамил.
Йорт артында маллар өчен кечкенә генә көтүлек тә ясап куйганнар. «Сыерлар саф һавада яшел үлән белән туклана, аларга күз-колак булыр өчен ерак йөрисе дә юк», – ди эшмәкәр.
Рамилнең тормыш иптәше Альбина сыерларны саву аппараты ярдәмендә сава. «Көненә уртача 30 литр сөт чыга», – ди Рамил. Альбина сөттән каймак, эремчек, сөт өсте ясый. Моңа кадәр сөтне литры 17 сумнан шәхси эшмәкәрләргә сатканнар, сөт продуктларын нигездә авыл халкы, даими клиентлар сатып алган.
– Хуҗалык киңәйгән, савылган сөт күләме арткан саен яңа дәрәҗәгә чыгарга – сөтне тулычынча эшкәртеп, сөт продуктларын гына ясарга исәплибез. Арадашчы эшмәкәрләргә сатуның файдасы юк – сөт бәяләре тотрыклы түгел, керем чыгымнарны капламый. Сөт продуктларын сату өчен социаль челтәрләрдә махсус төркем ачтым, клиентларны шунда җәлеп итәчәкмен», – ди Рамил.
Рамил Вәлиевның үзенең 25 гектар җире бар. 15ендә бөртекле культуралар, калганында – азык культуралары. Техника да үзенеке. «Җир эшкәртүдә иң зур булышчым – МТЗ тракторы. Күрше авылда таныш фермер яши, ул арендага комбайнын биреп тора», – ди Рамил.
Яшь эшмәкәрнең киләчәккә планнары зурдан. Ул шәхси ярдәмче хуҗалык статусын крестьян-фермер хуҗалыгы статусына үзгәртергә ниятли.
– Гади авыл кешесенә район җитәкчелеге, дәүләт тарафыннан игътибар бар. Моңа үзем шәхсән инандым. Дәүләт ярдәме ул алга барганда туктамас өчен этәргеч тә бирә, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев