Хисләр дәрьясында йөздек, бергәләп аның «Ялгыз көймә»сен җырладык...
Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» клубында танылган язучы, шагыйрь авылдашыбыз Фәннур Сафинның юбилеена багышланган әдәби кичә булды. Әгәр исән булса, Фәннур Шәйхенур улына 70 яшь тулар иде. Кызганыч, әдәбиятка бик иртә килеп, дистәгә якын шигырьләр җыентыгы чыгарган шагыйрь арабыздан да бик иртә китеп барды. Авыл китапханәсендә ел саен аның туган көнен искә алабыз, шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап, талантлы якташыбыз рухын олылыйбыз.
Бу юлы да шулай булды. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова тәфсилләп аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Искә алу кичәсенә шагыйрьнең Күзкәй мәктәбендә бергә укыган сыйныфташлары, мәктәп яны лагеренда ял итүче укучылар чакырылган иде. Бу чараның максаты да – авылдашыбызның әдәби мирасын күңелләрдә саклау, яшь буынны аның иҗаты белән таныштыру, хәтерләренә сеңдерү.
Фәннур әдәбиятка, чыннан да, бик иртә килә. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук аның шигырьләре «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, ул Казан телестудиясендә, газета, журнал редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли, яскынып иҗат итә. Композиторлар аның шигырьләренә онытылмаслык җырлар язалар. Шагыйрьнең «Бер елганың ике ярында», «Кал моңнарым булып», «Җырымда юатырмын», «Моңлану», «Ялгыз көймә» һәм башка тирән лирика, эчкерсез хис белән сугарылган җырларын әле бүген дә яратып җырлыйлар...
Шагыйрьнең сыйныфташы, Казанда укыганда да аралашып яшәгән авылдашы Фәйсүн Шәфыйков кичәгә мәктәп елларындагы фотоларны алып килгән иде. Истәлекләрен уртаклашты, курайда моңсарның «Хушлашырга ашыкма» дигән җырының көен башкарып, күңелләрне тетрәндерде. Сыйныфташлары Рәсимә Хәсәнова, Рафис Хәсәнов, Кәүсәрия Хафизова, Ринат Зыятдинов, Марсель Биктимеров, күп еллар шагыйрь белән аралашкан, хатлар язышкан авылдашыбыз Фәридә Абдуллина истәлекләрен уртаклаштылар.
– Фәннур әллә кайдан аерылып тора иде. Чандыр гәүдәле, кеше белән бик аралашмый, ничектер, үз юлыннан йөри, һәрвакыт уйчан. Без аның белән бер чәкәләшеп тә алдык әле. Малай халкы бит, ул читтән – Ижау шәһәрендә яшәп кайтты, минем исә бераз кем хуҗа икәнен күрсәтәсе килгәндер инде, бәйләнешеп киттек. Әмма ул көрәш алымнарын белә иде, җиңелүне танырга туры килде. «Ялкын» журналында шигыре басылып чыккач, аптырап калдык – безнең алда абруе артты димме. Без аңа башкача карый башладык. Хәер, ул үзе дә дустанә холыклы, бәхәскә керми торган малай иде, – дип сагынып искә алды мәктәп елларын Рафис Хәсәнов.
Куанычка каршы, мәктәп балалары да авылдаш шагыйрь абыйларының иҗаты белән таныш булып чыкты. Күр инде, Булат Гайнетдинов аның шигырьләрен ничек күзгә яшь китерерлек тәэсирле итеп, Чулпан белән Сөмбел Ризатдиновалар, Ләйлә Авзалова аның шигырьләрен тирән хис белән сөйләделәр.
Фәннур Сафинның шигърияте лирикага, хис-кичерешләргә бай булгангамы, кичәдән күңелдә ниндидер моңсулык, сагыну-сагыш хисләре калды. Әгәр исән булса, күпме шигырьләр, җырлар иҗат иткән булыр иде...
Тәнзилә Шәйхнурова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев