Хезмәт күрсәтү – Интернет аша
Пенсия хезмәтләре буенча Интернет аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны ведомство сайтындагы шәхси кабинет аша яки дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша эшләргә була. Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан www.gosuslugi.ru сайтында теркәлгән һәркем файдалана ала.
Пенсия фондындагы шәхси счет, пенсия билгеләү һәм социаль түләүләр турындагы мәгълүматны мобиль кушымта аша да белергә була. Шулай ук моннан кабул итүгә язылырга һәм документлар алуга гариза бирергә мөмкин.
Кайбер гаризалар «Мои документы» күпфункцияле үзәкләрендә дә кабул ителә. Гадәттә мондый үзәкләргә ана капиталы бирүне, аннан файдалануны сорап еш мөрәҗәгать итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев