Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт кешесенә хөрмәт

Безнең татар хатыны гомер буе замананың сикәлтәле юлларыннан тормыш йөгенең иң авырын өстери. Гомер буе өмет- юаныч белән яши ул. Сабый чагында тизрәк үсәсе килә, аннары мәхәббәт ялкынында янып яши, кияүгә чыккач балалар үстерәм дип канатлана, балалар үскәч, оныкларын кайгырта хатын-кыз.

Әйе, яшерен - батырын түгел, хатын-кыз җилкәсендә күпме
гаилә мәшәкате. Ашату, юу, бала тәрбияләү, киендерү
мәшәкатьләре белән хатын-кыз ирләр белән иңгә-иң торып
хөкүмәт эшендә дә эшли. Барысына да җитешергә көчне каян ала
ул?
Әйе, яраткан эшең, яраткан хезмәтең сиңа бәхет, шатлык,
кауныч китерә. Хезмәтеңнән тәм табып яшәү, илһамланып, тынгы
белми яшәү – үзе нинди олы бәхет.
Гыйлфанова Фәйрүзә Хәниф кызы нәкъ менә шундый бәхетле
кешеләрнең берсе. Ул 1953 елның 6 декабрендә Минзәлә районы
Татар Мөшегесе авылында Хәниф абый белән Зөлфидә апаның
беренче кызлары булып дөньяга килә. 8 класс белем алганнан соң
1969 нчы елда Минзәлә медицина училищесына укырга керә.
Укуын тәмамлаганнан соң 1972 елда Яңа Маҗын участок
больницасында шәфкать туташы булып үзенең хезмәт юлын
башлый. Шунда эшләгәндә Калмия авылы егете Рәшит белән
очрашалар һәм 1973 нче елда гаилә коралар. 1974-1977 нче елларда
Ижау шәһәрендә шәфкать туташы булып эшли. 1977 елдан 1987
елга кадәр Әтрәкле авылында акушерка булып эшли. 1987 елда
гаиләләре белән Калмияга кайталар һәм үзенең хезмәт юлын
Малтабар авылында фельдшер булып дәвам итә. Медицина стажы –
18 ел. Шул еллар эчендә күпме кешенең тормышын саклап калды,
беренче ярдәм күрсәтте. Бер төн эчендә 2 шәр тапкыр Минзәләгә
больницага, бала тудыру йортына барган чаклар бар иде, юлсызлык
үзәккә үтә иде, ярты юлда, өйдә кендек әбисе дә булырга туры
килде, дип искә ала ул.
1990 нчы елның август аеннан Калмия авыл Советы депутаты
булып сайлана һәм авыл Советы секретаре булып эшли башлый.
2007 нче елга кадәр, барлыгы 17 ел үз эшен яратып, зур төгәллек,
намус белән башкара. Район Советы, авыл Советы депутаты булып
сайлана.
Фәйрүзә апаның эше хөкүмәтебез тарафыннан да югары
бәяләнә. 2003 нче елда «Халык санын алуда хезмәте өчен» медаль

һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 2004 нче елның 1 мартында
«Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды. 2006 нчы елда авыл
хуҗалыгы переписында куйган хезмәте өчен» медале белән
бүләкләнде. 2007 нче елда Тукай районы хакимиятенең мактау
хаты тапшырылды.
2007 нче елның августыннан китапханә мөдире булып эшли.
Кайда гына эшләмәсен, үз эшен яратып, намус белән башкара.
Авыл халкы, туганнары арасында абруе зур.
Тормыш иптәше Рәшит абый белән никахлашканнан соң 49 ел
гомер узып киткән. Бер кыз, бер ул үстереп зур тормыш юлына
чыгардылар. Балалары да акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, хезмәт
сөючән. 6 оныклары үсеп килә.
Дусларына сабырлык үрнәге, туганнарына терәк, балаларына
кайгыртучан әни, оныкларына – кадерле әби, тормыш иптәше
Рәшит абыйга тугрылыклы гомер юлдашы, ачык йөзле, киң күңелле
ханым.
Калмия авыл китапханәсе мөдире Галиахметова Энҗе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев