Хәерчелектән кайчан арынырбыз?
Соңгы вакытларда авыл хуҗалыгындагы хәлләрне уңай якка үзгәртү өчен ил күләмендә ниләр генә эшләнми. Бер яктан, җитештерүне арттыруга юнәлдерелгән төрле дәүләт программалары кабул ителсә, икенче яктан, авылда яшәүчеләрне сискәндергән яңа законнар барлыкка килә.
Узган атна ахырында авыл хуҗалыгы кооперативларының алтынчы корылтае узды. Анда илнең барлык төбәкләреннән 500дән артык делегат, шул исәптән Татарстан вәкилләре дә катнашты.
Соңгы вакытларда авыл хуҗалыгындагы хәлләрне уңай якка үзгәртү өчен ил күләмендә ниләр генә эшләнми. Бер яктан, җитештерүне арттыруга юнәлдерелгән төрле дәүләт программалары кабул ителсә, икенче яктан, авылда яшәүчеләрне сискәндергән яңа законнар барлыкка килә. Бүген дә РФ Дәүләт Думасында шәхси хуҗалыкларга кагылышлы салым һәм патентлар турындагысы әзерләнеп ята.
Шул ук вакытта белгечләр әйтүенчә, Россия авылларында яшәүчеләрнең 52 проценты – хәерчелекнең аргы ягына чыгып бара. Андыйларның керемнәре хәтта ки ил буенча кабул ителгән яшәү минимумыннан да түбәнрәк.
Ә бит Россия Президентының май Указында авыл хуҗалыгына кагылышлы ике төп бурычның беренчесе – 2024 елга чит илләргә продукция сатуны 2 тапкыр арттырып, 45 миллиард долларга җиткерү булса, икенчесе – авыл халкының тормыш дәрәҗәсен бермә-бер күтәрү бурычы куела.
Мондый максат хыял гына булып калмасмы? Моңа ирешү өчен ниләр эшлисе? Ил җитәкчеләре бүген шул турыда баш вата.
Авыл хуҗалыгында яңа тернәкләнеп килүче кооперативларның алтынчы корылтаенда да бу турыда шактый фикерләр яңгырады, күп төрле тәкъдимнәр әйтелде.
Югыйсә авыл хуҗалыгында төрле кооперативларга берләшү зарурлыгы турында сүзләр шактый еллар дәвам итә. Нәтиҗәсе генә уйландыра: якынча 1985 елда башланып, бүгенге көнгә кадәр дәвам итүче кооператорлар составына авылдагы йөз фермерның бары тик икесе генә әгъза булып тора. РФ Дәүләт Думасы аграр комитеты рәисе Владимир Кашин әйтүенчә, кооперативларны авыл яшәешенә ясалма рәвештә кертергә омтылу нәтиҗәсе бу.
Ниһаять, кайбер ялгышларыбызны аңлый башладык бугай. Йөзләрчә мең гектар сөрү җирен бер кулга бирүнең авыл халкы өчен никадәрле борчу-хәсрәт алып килүен дә яшермибез. Ә хаталарны тану – төзәлүгә бер адым инде ул.
Шөкер, авылларыбыз бөтенләй үк таралып бетмәде. Таралганны кире җыя башларга да әлегә соң түгел. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия авылларында 23 миллион кеше яши. 205 меңнән артык крестьян-фермер хуҗалыгы, 24 меңнән артык кече предприятиеләр, 5608 кулланучылар кооперативы бар. Арада шактый уңышлы эшләүчеләр дә аз түгел.
Югалтулар да күп. Бары тик соңгы 15 ел эчендә генә дә ил буенча 20 меңнән артык авыл юкка чыккан. Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев әйтүенчә, озак еллар дәвамында эшкәртелмәгән җирләр, төрле чыганаклардан күренгәнчә, 80 миллион гектарга җитә. Шуның 10 миллион гектары – уңдырышлыгы буенча беренче категориягә керүче сөрү җирләре.
Корылтайда еш телгә алынган сүзләр – үзгәртеп коруларның башында авыл кешесе үзе торырга тиеш. Аннан-моннан гына укмаштырылган кооперативларның файдасы да шулкадәр генә булырга мөмкин.
Россия Президенты тарафыннан куелган максатларга ирешү өчен авыл хуҗалыгында эшләнәсе эшләрне санап чыгу өчен генә дә күп вакыт кирәк булыр иде. Озак еллар дәвамында таланган авыл бер сикереш ясап кына алга ыргыла да алмаячак. Моның өчен дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнең бермә-бер күбрәк булуы кирәк. Әлегә ул, сазга баткан авыр йөк машинасы сыман, ел саен бер тирәдә чикләнә.
Хәер, кооператорлар корылтаенда чыгыш ясаган РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев авылның социаль-икътисади хәлен яхшырту, кече һәм уртача эшмәкәрлекне активлаштыру, аеруча кооперативларны тернәкләндерү өчен шактый күләмдә ярдәм булачагына ышандырды. Аерым алганда, кооперативларга 2 миллиард 400 миллион сумлык ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
РФ Дәүләт Думасы аграр комитет рәисе урынбасары Владимир Плотников сүзләренә караганда, авыл җирлегендә җитештерү, эшкәртү, сәүдә һәм башка юнәлешләрдә кооперативларга берләшеп эшләү барлык алга киткән илләргә хас күренеш. Мисал өчен, “Евросоюз”га керүче илләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең 80 проценттан артыгы – кооперативларга берләшкән.
Әйтергә кирәк, күмәк хуҗалыкларга берләшеп, бер максат белән эшләү бүген дә күпләребезнең хәтерендә. Кооперативлар да безнең өчен чит түгел. Ялгышлардан арынып, һәркем өчен файдалы, табышлы итеп эшләргә генә өйрәнәсе бар. Кем әйтмешли, һәр яңалык – күптән онытылган искелек ул. Тик хаталарны гына кабатламыйсы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев