Хайваннарга ярдәм ит
9 декабрьдән Тукай районында агросәнәгать комплексында эшләүчеләр өчен ветеринария юнәлеше буенча ике атналык курслар башлана.
Ул район ветеринария берләшмәсендә узачак. Укытуның төп максаты – хайваннарның беренче авыру билгеләрен ачыклау, ягъни ветеринария табибы килгәнче хайванга беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәнү. Укыту бушлай. Крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эшләүчеләр, гомумән, бу өлкәдә белемнәрен арттырырга теләгән һәр кеше район ветеринария берләшмәсенә 46-80-42, 46-40-61 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев