Хатынын «яклаган»
Татарстанда бер ир-ат бөтен халык алдында ЮХИДИ хезмәткәрен ачуланып ата.
Баксаң, полиция хезмәткәре аның исерек килеш руль артына утырган һәм медицина тикшерүеннән баш тарткан хатынына карата административ беркетмә төзегән икән. Үз-үзен кулда тота алмаган әлеге ир-атның бу гамәле нәтиҗәдә үзенә начарлык булып кайта. Аны «Үз вазифаларын башкарган вакытта хакимият вәкилен халык алдында кимсеткән өчен» 240 сәгатькә мәҗбүри эшләргә тартканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев