Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын-кыз ут эчендә калган

20 март көнне бердәм диспетчерлык хезмәтенә Түбән Суыксу авылыннан мунча яну турында хәбәр килә. Хуҗалар биредә даими рәвештә яшәмиләр, ялларга Түбән Кама шәһәреннән кайтып йөри торган булалар. Төтен юлыннан ут чыкканын йорт хуҗалары үзләре күреп алалар. Кызганычка каршы, ут тиз арада дөрли, аны үзләре генә сүндерә алмыйлар. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә инде бүрәнәдән өелгән мунча тулысынча янып беткән була. Ут чыгуның сәбәбе – мичне артык кыздыру.

21 мартта «Ассорти» бакчачылык ширкәтендә янгын чыга. Бу турыда 112 хезмәтенә ширкәттәге каравылчы хәбәр итә. Юллар булмау, урынга машина белән керә алмау сәбәпле, янгын сүндерүчеләргә 1,5 километрлап араны җәяү барырга туры килә. Янгынны кул астындагы чаралар белән сүндерәләр. 
Сүндереп бетергәч, җимерекләр арасыннан кеше гәүдәсе фрагментлары табыла. Ул алдагы көнне генә үзенең 65 яшен билгеләп үткән хуҗабикәнең гәүдәсе була. 
Янгын чыгуның сәбәбе ут белән саксыз эш итү дип хәбәр итәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев