Хатларда – аналар сагышы
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел тулды. 9 Май – Җиңү көне – иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Сугыш тәмамланган көн күпләребезгә шатлык алып килсә, әле кайгы көне дә ул. Мин дә белгәннәремне, туган-тумачаларымның сугыш михнәтләрен күргәннәрен сезгә язып үтәсем килә.
Яңа Байлар авылыннан Хикмәтулла бабам белән Лотфиҗиһан әбиемнең 4 баласын сугыш «йота». Сугыш башланганда олы малайлары Зиннәтулла, гаилә корып, өч балага гомер биргән була, ләкин сугыш башлануга Зиннәтулла абыйны да алалар. Ул Суслонгер лагерена эләгә. Тикшерү килгәч, сөяккә генә калган солдатны кире авылына кайтарып җибәрәләр. 1942 елда яңадан фронтка алына. Сугыш башланганда ике малайлары – Ясәви һәм Зәки армия хезмәтендә булалар (1939-1940 елда алынганнар), Гыйниятулла исемлесе 1941 елда алына. Ясәви абый – Ерак Көнчыгышта, ә Зәки абый Кировоканда хезмәттә булып, сугышка шуннан китә. Зәки абый авыр яраланып, госпитальдә ята, ялга җибәрелеп, авылда 90 көн яшәп китә. Сугышның эчендә булган кеше буларак, яңадан алынганда: «Мин инде кайта алмам», – дип, бик авырлык белән китә.
Беренче булып гаиләдән Гыйниятулла абый һәлак була. Менә шундый эчтәлекле хат килә: «Сообщаем, что Хикматуллин Гиниятулла, мобилизованный 30.10. 1941 года, погиб на фронте 12.05. 1942 года при выполнении боевого задания по защите Социалистической Родины. Просим военкома оказать надлежащую помощь семье Хикматуллиных. Командир ОСБ Мамонов, военный комиссар Макунин. Место захоронения: Тверская обл., Осташковский р-н, дер. Рязанцовы». Ләкин бернинди дә ярдәм булмый шул...
1945 елның 13 февралендә Зиннәтулла абый һәлак була, март аенда исә Зәки абый турында «хәбәрсез югалды» дигән хат килә. Бер-бер артлы өрлектәй өч баласын югалту авырлыгын ничекләр кичергәннәрдер әбием һәм бабам? Башка сыймый торган кайгы бит бу!
Сугыш тәмамлангач, япон сугышында катнашкан Ясәви абыйдан менә шушындый, патриотик хистә язылган хат килә: «Рөхсәт итегез сезне зур җиңүләр белән тәбрик итәргә. Менә безнең озак көткән бәйрәмнәр җитте. Фашистик Германия һәм Япон самурайларының планнары юкка чыкты. Безнең Кызыл Армиябез җир йөзендә беренче Армия. Менә, әти, әни, мин бүгенге көндә бик шат, ни өчен дисәгез, озакламый сезнең белән күрешермен дип юрыйм, әгәр исән булсам. 16 сентябрь, 1945 ел». 1946 елның июнь аенда, ягъни 7 ел хезмәт иткәч, Ясәви абый авылга кайта, 2 ай 10 көн үткәч, алган яраларыннан вафат була. Күрешергә насыйп булса да, яшәргә насыйп булмый шул аңа...
Их, бу сугыш... Ясәви абый Күзкәй урта мәктәбендә белем алган, бик укымышлы булган, аның язуларының матурлыгы, кем булып китәр иде дә бит...
Мин үзем Түбән Тәкермән малае булсам да, бәләкәй чакларым Яңа Байлар авылында, әбием янында узды, мине анда бәләкәй Ясәви дип йөрттеләр, бәлки охшаган да булганмындыр.
Гаиләдәге бишенче ир кеше – бабам Хикмәтулла – тегермәнче була, 68 яшендә (23 июнь, 1952 ел) Чебенле авылы Сабан туенда, картлар йөгерешенә барып, беренче килә һәм бүләккә биргән намазлыгын тоткан хәлдә егылып үлә. Башта картлар көрәшенә кермәкче була, туганнары кертмиләр, ә йөгерешкә киткәнен күрми дә калалар. Ул чорда картлар арасында көрәш һәм йөгерешләр булган. Бу Уразаның соңгы көннәре, кызу көн була, ә бабам, әлбәттә, уразада булган. Малайлары Гыйниятулланың сугыштан язган, берничә урыннан бозылган, гарәп хәрефләре белән язылган хатларын, эчтәлеген беләсем килеп, Минзәләдә мәчеткә алып төштем, ләкин укый белүче булмады. Хәзрәтебез Әсхәт абый белән сөйләшкәндә шуны ачыкладым, ул шул авыл Сабан туенда булып, үз күзләре белән бабамның егылып үлгәнен күргән кеше булып чыкты. «Беренче ярдәмне күрсәтә белүче кеше булмады шул», – диде ул. Бабамның бер оныгы, Мөҗип исемлесе, озак еллар көрәшеп, алдынгы урыннарда булды, икенчесе йөгерешләрдә актив катнашып килә.
Шулай итеп, дүрт малаен, ирен югалту ачысын кичереп, әбием картлыгын ялгыз уздыра, ә өч кызы башка авылларда кияүдә булалар.
Мин әбиемә, Фәрһеҗиһан апама чиксез рәхмәтлемен, чөнки кечкенә чакта күбрәк шунда булдым, Күзкәй урта мәктәбендә 9, 10, 11 сыйныфларда укыганда да әбиемдә яшәдем. Әбиемнең кичерешләре күз алдымнан, күңелемнән китми. Сугыш темасын, туганнарны югалтуларны хәзер дә тыныч кына кабул итә алмыйм. Әбием, җырдагыча, су буйларында йөри иде, каз каурыйлары булыр иде кулында. Олыгайгач кына аңлыйсың шул: ул югалган, үлгән улларын, ирен уйлап йөргәндер инде...
Сугыш кешелек дөньясына коточкыч бәлаләр китерде. Еллар үтә торды, әбием дә вафат булды. Башта балалык белән, аннан эш дөньясына чумып, әбиемнән сорап, каядыр теркәп бармаганмын, дигән үкенеч бар. Пенсиягә чыгып, нәсел шәҗәрәсен төзергә алынып, күп эзләнергә туры килде. Үсмер чагымда әбием белән зиратка барып, койма аша бабам, Ясәви абый каберләрен карый идек. Элек хатын-кызларга зиратка керергә ярамый диелә иде. 70 ел үткәч, берничә мәртәбә күрше авылда яшәүче кызы Таһираны алып килеп, Ясәви абыйның каберен табып, язу элдек. Аның зират коймасын тимер рәшәткәдән авыл тимерчесе Фәрвай абый Камалов ясап куйган була, ул булмаса табып та булмас иде, аңа рәхмәт, авыр туфрагы җиңел булсын.
Ни кызганыч, әби-бабам яшәгән урын хәзер буш, әбием үлгәч, өй сүтелә. Хәзер ул җирләрне өрәңге басып китте. Әбием чоланында солдат киемнәрен, малайларының хатларын кадерләп саклады, әмма ул үлгәч, кызлары хатлар төргәген, исраф булып йөрмәсеннәр дип, яндырганнар, берничәсе генә миндә саклана.
Бүгенге көндә кызлары Гөлҗиһан, минем әнкәм, 95 яшен тутырып килә. Таһира, 90 яшен тутырып, исән-имин яшәп ята, сирәк булса да туганнар күрешәләр. Ә уртанчы кызлары Фәрһеҗиһан апам вафат. Кайчагында сөйләшкәндә: «Нигә без шулай озын гомерле булдык микән?» – диләр дә, ә мин: «Сезнең әле абыйларыгыз өчен дә яшисегез бар», – дип җавап бирәм.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына авылда һәйкәл ачылды, анда дүрт абыем да теркәлгән. Моның өчен оештыручыларга зур рәхмәт әйтәм. Ә аналар исә беркайчан да балалар хәсрәте күрмәсеннәр иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев