Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хата фаҗигагә әйләнмәсен

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Л.Насыйрова һәм педагог Г.Миннекәева балалар өчен «Дөрес түгел ил» дигән өстәл уены үткәрделәр. 

Уен балаларны социаль куркудан, тискәре уйлардан арындыруга юнәлтелгән. Аның барышында белгечләр мәктәп тормышы, анда үз-үзеңне тоту, өйдәге эшләр турында сөйләштеләр, бер-берсенә иң абсурд сораулар бирделәр, бәхәсләшергә өйрәнделәр. 
«Дөрес түгел ил» психологик уенының төп үзенчәлеге: ул – дөрес түгел. Бу илдә ахмак сүзләр сөйлиләр, ярамаган эшләр эшлиләр, чөнки монда нәкъ шулай кирәк тә. Без барыбыз да кайвакыт хаталар ясыйбыз, кагыйдәләрне бозабыз. Әмма хаталарны фаҗигагә тиңләштерә торган балалар да бар. Сүз кайбер ата-аналарның балаларына бик кырыс таләпләр куюы турында бара. Мондый гаиләләрдә үскән балалар бик тырыш була һәм ялгышлыклар эшләүдән уттан курыккандай курка. Кайвакыт мондый балалар тора-бара бик агрессивка әйләнә. Уен әнә шундый балалар белән эшләүне күздә тота.

/ Фото «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев