Халыкны кабул итүдә үзгәрешләр
Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү бүлегендә, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасында гражданнарны кабул итүнең яңа регламенты кертелде.
Аның нигезендә, җир-милек характерындагы һәм шәһәр төзелеше сәясәтенә кагылышлы сораулар белән тукайлыларны атнага ике тапкыр кабул итү көннәре билгеләнгән: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 08:00 дән 12:00 гә, 13:00 дән 15:00 гә кадәр. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (8552) 70-17-83, 70-12-78 (мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, 305 кабинет), 8 (8552) 70-15-68 (төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү бүлеге, 110 кабинет).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев