Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкның 30 проценты исәпкә алынды 

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Безнең районда бүгенге көндә халык санын алу эше актив дәвам итә, 13 контролер һәм 70 кешедән торган җанисәп алучы эшли, дип белдерде район статистика бүлеге башлыгы Гөлназ Шәйхуллина дүшәмбе көнне хакимияттә үткән киңәшмәдә. Сан алучылар барысы да саклану чаралары – маска, перчаткалар белән тәэмин ителгән. Җанисәп алучы һәр персонал вакцинацияләнгән.

Җанисәп алучылар өйләргә йөреп мәгълүмат туплый һәм халык стационар участокларга килеп мәгълүмат бирә. Җанисәп алучы кеше көненә уртача 25 кеше белән сораштыру үткәрә. 25 октябрьгә тупланган мәгълүматлар буенча, районда яшәүчеләрнең 30 проценты исәпкә алынган. 
Райондашлар җанисәптә катнашуның электрон юлыннан да актив файдалана – РФ дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша мәгълүматларны тутыра. Шуннан соң үз участогыңдагы җанисәп алучыга QR-код рәвешендә мәгълүмат килә. 
Халыкка аңлату-мәгълүмат бирү бирү максатыннан район сайтында «Всероссийская перепись населения. Создаем будущее» баннеры урнаштырылган. 

Реклама

/ Фото Гөлназ Шәйхуллинадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев