Якты юл
  • Рус Тат
  • Халык санын алу ни өчен кирәк? 

    Үткән атнада халык санын алу башланды. Әлеге чара алдыннан укучыларыбызны җанисәпнең ничек үтәчәге турында, быелгы яңалыклары белән таныштырып узган идек инде. Шулай да әлеге чарага кагылышлы сораулар әле шактый. Алар, нигездә, дәүләт хезмәтләре порталы аша сан алуда катнашу, QR-код алуга кагыла. 

    Җанисәп алу башланган иң беренче көндә үк, кызыксынып, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына кереп карарга булдым. Беренчедән, миңа бу ысул үтә уңайлы, заманча булып тоелды, ә икенчедән, бу адым мине сан алучыны көтеп утырудан азат итә иде. Шул ук вакытта порталда җанисәп үтүнең уңайлымы-юкмы икәнен сынап алу мөмкинлегенә дә ия булдым.


    Унике минут һәм эш беткән
    Бу чыннан да шулай. Әгәр дә йортыгызда, фатирыгызда, гомумән, гаиләгездә яшәүчеләр саны күп дигәндә биш кеше булса, порталда сораштыру битләрен тутыру нәкъ шулкадәр вакытны алачак. Хуҗалыкта яшәүче кешеләр кимрәк булган саен бу вакыт, әлбәттә, тагын да кыскара. Димәк, бер кешегә бирелгән электрон форманы тутыруга уртача 2,5 минут вакыт сарыф ителә дигән сүз. Минемчә, бу бик тиз. Чөнки Интернетта урнаштырылган электрон битләрдә торак пункт, йортның төзелгән вакыты кебек сорауларга шунда ук вариантлар тәкъдим ителә, җанисәптә катнашучыга кирәклесен сайлап алырга гына кала. Аннары, портал аша халык санын алуда тәүлекнең төрле вакытында, урынга бәйсез рәвештә катнашырга була. Шулай ук формага кертелүче мәгълүматны саклап, ял итеп алырга, үз эшеңә бүленеп алырга да мөмкин. Иң мөһиме, кул астында Интернет челтәренә тоташкан кәрәзле телефон, планшет яки компьютер булу шарт. Эшне тәмамлап, формаларны җибәргәч тә, порталдагы шәхси кабинетка халык санын үтүне раслап QR-код киләчәк. Шул кодны өйгә киләчәк сан алучыга күрсәтәсе генә кала. 
     Кимчелекләргә килгәндә, әлеге ысул өлкән буын кешеләренә авыр булып тоелырга мөмкин. Аннары, интернет челтәренең тотрыклы, яхшы эшләве дә кирәк. Чөнки, дәүләт хезмәтләре порталы белән тоташу өзелгән очракта, янәдән шунда кереп, форманы тутыру вакытны күп ала. Шулай да әлеге ысулның уңайлы яклары күбрәк. 

    Актуаль сораулар
    «Бөтенроссия халык санын алу – 2020» кайнар линиясенә сан алуга кагылышлы, актуаль сораулар күп килә. Шуларның бер өлешен һәм аларга китерелгән җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдык. Бәлки алар арасыннан үзегезне борчыганына да җавап табарсыз.   

    Сорау: Ни өчен халык санын алу ЗАГС, Эчке эшләр министрлыгы, башка төрдәге исәпкә алу базалары мәгълүматларына нигезләнеп уздырылмый?
    Җавап: Җанисәп алуның төп максаты – ведомстволар һәм башка төр дәүләт структураларына бәйсез рәвештә дөреслеккә туры килүче мәгълүматны җыеп алу. Моннан тыш, сан алу вакытында, халыкка милләте, телләр белүе, белем дәрәҗәсе, кайда эшләве һәм башка шуңа охшаш сораулар биреләчәк. Ә бу мәгълүматлар дәүләт органнары базасында бөтенләй юк. Иң мөһиме, бер генә база да гаиләләр (хуҗалыклар), аларның составы, балаларның булу-булмавы, торак шартлары кебек мәгълүматны үз эченә тупламый. Моны тик халык санын алу аша гына белеп була. 
    Сорау: Җанисәп вакытында җыеп алынган мәгълүмат ничек эшкәртеләчәк? 
    Җавап: Бар мәгълүмат та электрон форматта, дәүләт хезмәтләре порталы һәм махсус планшетлар ярдәмендә җыелып барачак. Аннары алар мәгълүматларны эшкәртү үзәкләрендә урнашкан яхшы сакланучы серверларда тупланачак, эшкәртеләчәк. Халык санын алу нәтиҗәләре белән барлык кызыксынучылар соңрак электрон форматта таныша алачак. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, җанисәптән кергән бар мәгълүмат шәхессезләндерелә. Ягъни берәү дә әлеге мәгълүматлардан чыгып, нинди кеше, хуҗалык турында сүз барганын белмәячәк. 
    Сорау: Халык санын алуда җыелган мәгълүматны саклау оештырылганмы? 
    Җавап: Халык санын алу турындагы Законның 8 статьясында билгеләнгәнчә, сан алу битләрендә халык турындагы мәгълүмат ачылмый һәм читкә таратылмый, ул бары рәсми статистика мәгълүматын формалаштыру максатында гына файдаланыла, цифрлы мәгълүмат рәвешендә басыла. Шулай ук халык санын алуда катнашучы бер генә зат та җанисәп вакытында алынган мәгълүматны җәмәгатьчелеккә ачу хокукына ия түгел. Ә менә әлеге мәгълүматларга ия булган, аларны югалткан яисә кемгә дә булса ачкан очракта, бу зат Россия Федерациясе законнары буенча җавап бирәчәк. 
    Сорау: Чит илләрдә яшәүче россиялеләр ничек итеп сан алуда катнаша ала? 
    Җавап: Россия гражданины, мисал өчен, Белоруссиядә, Төркиядә яки башка берәр илдә 12 ай һәм аннан да күбрәк вакыт яши икән, бу кеше үзенең даими яшәү урыны буенча яшәүче дип исәпләнә. Дәүләт органнары вәкилләре, әйтик, дипломатлар, эш урыннарыннан командировкага җибәрелүчеләр, еракка йөзүче диңгезчеләр, шулай ук дәвалану, туганнарын күрү максаты белән чит илгә чыкканнар исә безнең илдә даими яшәүчеләр буларак исәпкә алыначак. 

    Сорау: Хәрби хезмәт үтүчеләр, иректән мәхрүм ителгәннәр халык саны алуда ни рәвешле катнаша? 
    Җавап: Хәрби хезмәт узучылар арасында җанисәп хезмәт итү урыны буенча сораштыру ысулы һәм сан алу битләре ярдәмендә башкарылачак. Сан алу барган вакытта хәрби хезмәт итү вакыты тәмамланып, өйгә кайтучы ир-егетләргә исә сан алуда катнашканлыгы турындагы белешмә биреләчәк. Бу аларны, ялгышып, ике тапкыр исәпкә алмаулары өчен эшләнелә. 
     Иректән мәхрүм ителгән затлар шулай ук сан алуда сораштыру, сан алу битләре ысуллары белән катнашачак. Бу эшне Россия Юстиция министрлыгының җәзаларны үтәтү органнары башкарачак. Җанисәп алу барышында иреккә чыгучыларга, хәрбиләр кебек үк, сан алуда катнашканлык турында белешмә биреләчәк.  


    «Минем милләтем...»
     Халык санын алуда күпсанлы сорауларның монысы иң четереклеседер, миңа калса. Аеруча катнаш никахта торучы гаиләләр өчен. Яшерен-батырын түгел, сан алу кәгазьләренең «милләт» өлешенә килеп җиткәч мондый гаиләләрдә балаларны нинди милләт белән язарга дигән сораулар, бәхәсләр туарга мөмкин. Хәләл җефетең белән бер фикергә килсәң ярый да, ә барып чыкмаса?
     Князево авыл җирлеге башлыгы урынбасары Наталья Самойлова гаиләсендә исә бу мәсьәләне күптәннән хәл итеп куйганнар: 
    – Мин үзем чуаш, ә ирем Сергей рус милләтеннән. Балаларыбызны исә әтиләренең милләте буенча руслар дип язабыз. Ә менә кызым Екатеринаның улы, безнең онык Давидның милләте татар дип куелачак. Чөнки әтисе Эдуард татар егете. Әтисе кем – баласы да шул инде. Бу яктан безнең бервакытта да бәхәсләшкәнебез юк, – диде Наталья Леонидовна.


    Халык санын алу кирәкме?
    Айгөл Хәйретдинова, балалар бакчасында шәфкатъ туташы, Күгәш авылы:
    – Әлеге чараны кирәкле дип саныйм. Аның нәтиҗәләреннән чыгып, социаль объектлар, әйтик, мәктәп, балалар бакчалары төзү, торак пунктларны газлаштыру кебек мөһим эшләр планлаштырылачак дип уйлыйм. Аннары, җанисәп нәтиҗәләре үзем өчен дә бик кызык. Аеруча милләт мәсьәләсендә. Илебездә күпме милләт вәкиле яшәве, аларның саны кызыксындыра. Без гаиләбез белән сан алуда катнашачакбыз, сорауларга бик теләп җавап бирәчәкбез.  

    Руслан Шәңгәрәев, Пенсия фонды идарәсенең район бүлеге башлыгы: 
    – Халык санын алу кирәк. Ул милләтебезнең көчле, бердәм булуын күрсәтә. Әлбәттә, моның өчен халкыбызның милли аңы югары булу шарт. Милләтне яшәтүче дә, саклаучы да халык үзе бит. Шулай булгач, халкымның бер кисәге буларак, мин бу халык исәбен алуда теләп катнашам. Әти-әнием, әби-бабамнар – татар, үземне дә татар дип яздырачакмын. Башкаларны да шуңа чакырам.

    Зинаида Аитова, пенсионер, Мусабай-Завод авылы:
    – Җанисәп илебез яшәеше өчен үтә дә мөһим чара. Халык санын алу илебезнең, республикабызның гына түгел, шул исәптән районыбызның социаль-икътисади, демографик хәлен сурәтләп бирергә дә ярдәм итә. Шуңа күрә быелгы җанисәптә дә бик теләп катнашачакмын. 
      

                  
     
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: