Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык санын алу башлана

1-30 август көннәрендә Россиядә авыл хуҗалыгын микро-исәпкә алу (авыл хуҗалыгы микро-җанисәбе – 2021) узган иде. Безне тагын бер зур әһәмиятле сәяси чара көтә – 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр ил күләмендә «Бөтенроссия халык санын алу – 2020» үтәчәк. 

− 2010 елда узган җанисәптән соң район халкы шактыйга – 9 меңгә якын кешегә артты. Әлеге нисбәттән, халык санын алучылар алдында мөһим, үтә дә җаваплы бурыч тора: авыл җирлекләрендә теркәлгән халык белән беррәттән, бакчачылык ширкәтләрендә теркәлеп яшәүчеләрне дә исәпкә алу. Ә андыйлар саны соңгы елларда аеруча күбәйде. Моннан тыш, авыл җирлеге башлыклары җанисәп алучыларга һәр хуҗалыкта, фатирда яшәүчеләр буенча мәгълүмат бирсә яхшы булыр иде. Әйтик, кешенең өйдә булмаган вакытына очраган чакта, сан алучының кәрәзле телефон ярдәмендә ул кеше белән элемтәгә керә алуы, аңа үз эшен сыйфатлы башкарырга ярдәм итәчәк, − диде район башлыгы Фаил Камаев күптән түгел хакимияттә узган утырышларның берсендә. 

Әзерлек эшләре турында
Райондагы әзерлек эшләренә килгәндә, исәпкә алу исемлегендә 44449 кеше бар. (Росстат мәгълүматларына караганда, 2021 елның 1 январена 43653 кеше.) Шуларны исәпкә алу өчен район 13 җанисәп алу участогына, ә аларның һәркайсы 5-6 сан алу участогына (район буенча барлыгы 79) бүленгән. Һәр сан алучыга уртача 550 кешене сораштырырга туры киләчәк. 
− Җанисәп алу өчен без авыл җирлеге башлыклары белән 108 кешене сайлап алдык. Шуларның 92се төп составта, 16сы резервта булачак. Билгеләнгән контролерларның кул астында 5-6 сан алучы эшләячәк. Участоктагы контролерлар сан алучыларның эшен оештыра, халык санын алуны вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу аның җаваплыгында, – дип чыгыш ясады дүшәмбе көнге аппарат җыелышында Чаллы шәһәренең статистика бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Шәйхуллина. 
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, быел Бөтенроссия халык санын алу беренче тапкыр санлы форматта узачак. Халык санын алу барышында, ягъни 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр, россиялеләр дәүләт хезмәтләре порталында, шул исәптән күпфункцияле үзәк бүлекчәләрендә мөстәкыйль рәвештә языла алачак. Интернет исәпкә алуның һәр катнашучысына исәп алуны раслау сыйфатында санлы QR-код биреләчәк. Шулай ук 15 октябрьдән 14 ноябрьгә хәтле сан алучылар өйләргә килеп, кирәкле мәгълүматларны үзләре алачак. Моның өчен алар махсус программа көйләнгән планшетлардан файдаланачак. Яки сан алу участогына шәхсән килергә була. 
 Шунысын да әйтергә кирәк: җанисәп күпфункцияле үзәкләр, дәүләт хезмәтләре порталы һәм махсус пунктлар аша башкарылган очракларда да сан алучылар барыбер шул кешеләрнең өенә киләчәкләр. Бу кешенең әлеге чарада катнашу-катнашмавына инану өчен эшләнелә. 

Уяулык турында онытмыйк
Ай дәвамында барачак сәяси чара вакытында уяулык турында да онытмаска кирәк. Чөнки халыкны алдау белән шөгыльләнеп кәсеп итүчеләр бу вакытта активлашырга мөмкин. Үзеңне, аеруча өлкән буын вәкилләрен мошенниклардан ничек сакларга соң? Беренче чиратта, өйгә килергә тиешле сан алучыны ялганыннан аера белергә, игътибарлы булырга кирәк.


Сан алучыны ничек танырга?
Уку үткән, җанисәп алучылар исемлегендә булган сан алучыны махсус формадан танырга мөмкин. Шулай ук аның үзе белән шәхесен раслаучы документы (РФ гражданины паспорты) һәм шуның нигезендә дөрес дип саналучы таныклыгы бар. Икеләнгән чакта, һәркем аннан ул документларны күрсәтүне таләп итә ала. 
Сан алучының:
– яктылык кайтаргыч тасмалы зәңгәр алъяпкычы;
– «Бөтенроссия халык санын алу – 2020» дип язылган, кырыйлары кызыл төстәге караңгы-зәңгәр шарфы;
– башында караңгы вакытта эшләр өчен фонар;
– иңендә караңгы-зәңгәр букчасы булырга тиеш. 

Кемнәрне җанисәпкә алалар, нинди мәгълүмат җыела
Илнең барлык халкын, яшенә карамастан, исәпкә алачаклар. 14 яшькә кадәрге балаларны ата-аналары яздырачак, калганнар үзләренең теркәлү-яшәү урыны буенча сан алучыга мәгълүмат бирәчәкләр. Урта һәм югары белем бирү йортларында укучы студентлар шул торак пунктларында сан алуда катнашачак. Мәктәп укучылары күрше авылларга йөреп укысалар да, читкә йөреп эшләүчеләр кебек үк, җанисәпкә яшәү урыны буенча алыначаклар. 
Сан алудагы сорауларга килгәндә, Россиядә елдан артык яшәүчеләр 33 сорауга җавап бирәчәкләр. Әлеге сораулар ике бүлектән торачак. Беренчесендә – кешенең үзе һәм йорт хуҗалыгы, икенче бүлектә торак шартларына кагылышлы мәгълүмат җыела. 

Сан алу нигә кирәк? 
Сан алу нәтиҗәләре нигезендә күптөрле мәсьәләләр хәл ителә, фәнни эшләр языла, закон чыгару, башкарма комитет органнары файдалана. Нинди дә булса җирлектә инфракструктура эшләре: газүткәргеч, электроүткәргеч линияләре, юл төзү эшләре дә сан алу мәгълүматларына таянып башкарыла. 
Шуны күздә тотып, безгә әлеге сәяси чарада актив катнашырга, милләтебез, телебез турында сөйләп, сан алучыларга дөрес мәгълүмат алуда ярдәмебезне күрсәтергә тиешбез. 

 / Фото Чаллы шәһәре статистика бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев