Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык иминлеге – беренче планда

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан халык иминлеген тәэмин итү һәм террорчылык белән бәйле җинаятьләрне кисәтү актуаль. Хакимияттә әлеге темага сөйләшү булды. Анда район башлыгы Фаил Камаев, ТР куркынычсызлык советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Илдар Галиев, аппарат хезмәткәре hәм комиссия әгъзасы Евгений Антонов, авыл җирлекләре башлыклары, хокук саклау хезмәткәрләре, предприятие hәм хуҗалык җитәкчеләре катнашты. 

Яңа ел бәйрәмнәре барышында халык куркынычсызлыгын тәэмин итү, террорчылык очракларын кисәтү буенча нинди чаралар күрелү турында район Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Понамарев сөйләде.
– Бүген барлык кешедән уяулык сорала. Бигрәк тә чит илләрдән, Төньяк Кавказдан, Көньяк федераль округтан, шулай ук террорчылык актив төс алган илләрдән килгән гражданнарга игътибарлы булырга кирәк. Мәктәпләрдә, бакчаларда, мәдәният учреждениеләендә hәм торак йортларда контроль көчле булырга тиеш. Профилактик исәптә торучы hәм тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы, спиртлы эчемлекләр кулланучы кешеләр белән адреслы эш алып бару мөhим.
«Түбән Кама» милли паркы территориясендә мобиль төркемнәр эшли. Транспорт чаралары тикшерелә, эзләүдә булган затлар ачыклана. 
Балигъ булмаган балалар тарафыннан хокук бозуларны булдырмау максатыннан, мәгариф учреждениеләрендә профилактик чаралар көчәйтелде. Каникул көннәрендә балаларның файдалы шөгыльләре булырга тиеш. Пиротехника белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен алдан өйрәтү зарур. 
Район территориясендә стратегик объектлар бар. Әйтик, «Чаллы-Бройлер», «Яр Чаллы элеваторы», «Татнефть -Үзәк ягулык станциясе», «Белоус» су алу станциясе, «РИТЭК», «ТАИФ-НК» предприятиеләре, Ашлык продуктлары комбинаты, «Бигеш халык аэропорты». Бәйрәм вакытында алар көчәйтелгән режимда сакланачак. 
Илдар Галиев районда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча түбәндәгеләрне сөйләде.
– Район Яр Чаллы шәhәренә бик якын урнашкан. Анда булган вакыйгалар сезнең районга да турыдан-туры йогынты ясый. Шөкер, биредә бар да контрольдә, ләкин бу тынычланырга ирек бирми. Белгәнебезчә, экстремизм ягыннан тынгысыз шәhәр. Мисал өчен, соңгы ярты елда социаль челтәрләрнең инструктив төркемнәренә язылучылар саны 50 процентка арткан. Аларның күбесе – балалар. Алар күп вакытын интернетта үткәрә. Яшьләр арасында «колумбайнерлар» субкультурасы да киң таралган. Ә ул яшьтәшләргә карата көч куллану, усаллык, хокукларны боза торган кискен агым. Димәк, балаларыбызны начар юлга керүдән, төрле тискәре агымнардан яклап калу өчен безгә hәрдаим уяу булырга кирәк, – дип ассызыклады ул. 
Бәйрәм көннәрендә Тукай районы территориясендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча махсус комиссия эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев