Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык дружиначыларына премияләр бирелде

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә җәмәгать тәртибен саклауда полиция хезмәткәрләренә ярдәм итүче халык дружинасы вәкилләре бүләкләнде һәм дружина составына яңа вәкилләр кабул ителде.

Эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Андрей Понамаревның белдерүенчә, районда бүгенге көндә бердәнбер ирекле халык дружинасы эшли. Аның составына һәр җирлектән берешәр, ягъни 23 отряд керә. Отрядларда барысы 137 кеше санала. Алар, нигездә, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, китапханә, мәдәният йортлары, клублар җитәкчеләре. Халык күпләп җыела торган чараларда халык дружиначыларының ярдәме бик зур, дип билгеләп үтәләр полиция хезмәткәрләре.
2018 ел башыннан дружиначылар 64 профилактик рейдта, 19 массакүләм чарада катнашканнар. Алар ярдәме белән 300дән артык административ хокук бозу булдырылмый калган, урлау, юл йөрү кагыйдәләрен бозу, чит ил гражданинын законсыз рәвештә теркәү кебек 12 җинаять ачылган. 
Җәмәгать тәртибен саклаучылар составы һәр ел саен үзгәреп, яңарып тора. Быел, мисал өчен, 6 яңа кеше килде, аларның 5есе Эчке эшләр министрлыгы ветераннары. Күптән түгел ирекле халык дружиначыларының командиры сайланды, бу вазифага Иске Абдулдан Эчке эшләр министрлыгы ветераны Альберт Вахитов билгеләнде. 
Актив эшчәнлекләре өчен дружиначылар ярты елга бер мәртәбә 5 меңнән 50 мең сумга кадәр күләмдәге республика премиясе белән бүләкләнәләр. Быел март аенда 20 мең сум премиягә Шилнәбаштан Н. Хлопунов лаек булган иде. 
Шулай ук район бюджетыннан да премия бүлү каралган. Шуны истә тотып, полиция бүлеге сентябрьдә дружиначыларның эшенә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне билгеләде. Киңәшмәдә әнә шул бәйгедә җиңүчеләр 2шәр мең сум күләмендәге премиягә лаек булды. Алар – Мәләкәстән Айдар Насыйбуллин, Мусабай Заводтан Айрат Гыймаев, Иске Абдулдан Илдар Хәзрәтов, Кнәздән Виктор Иманов, Бәткедән Илдус Газизов. Шулай ук ирекле халык дружиначылары отрядына кабул ителгән яңа вәкилләргә – Иске Абдулдан Альберт Вахитовка, Иске Дөрештән Җәмилә Ризвановага, Кече Шилнәдән Татьяна Морозовага таныклыклар тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев