Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык активлыгы – эшләргә стимул

Район башлыгы Фаил Камаев Олы Шилнә авsлында урнашкан 2648нче сайлау участогына килде. Ул тормыш иптәше Эльмира Рөстәм кызы һәм РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин белән бергә тавыш бирде.

Фаил Мисбахович иртән авыл җирлекләрендә сайлау барышы зур оешкан төстә оештырылуын һәм халыкның актив булуын күзәтеп кайткан.

– Һәркайда бәйрәмчә кәеф. Кешеләр участокларга теләп килә. Бәлки бу авыл хуҗалыгында эшләрнең унай баруына бәйледер – урып-җыюны төгәлләп киләбез, төзелеш, ремонт, төзекләндеру планнары үтәлде. Икътисадый күрсәткечләр дә унай якка. Менә шулар тавыш бирү картинасына да йогынты ясый инде.

Район башлыгы тукайлылырның активлыгы безнең командага ышаныч дәрәҗәсе ул, дип белдерде. Бүген безнең халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен куйган тырышлыгыбызны бәялиләр, ә бу тагын да тырышыбрак  эшләргә этәрә, диде ул.Фаил Мисбахович  киләсе елда районда тормышка ашырылачак төзелеш, ремонт, төзекләндерү проектларын мисал итеп китерде. Барлыгы 31 объект. Бу искиткеч зүр күләмдәге, гаять җаваплылык һәм профессионализм таләп итә торган проектлар. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен халык ышанычы бик кирәк.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев