Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халкыбыз чал тарихтан алып бүгенге көнгә кадәр бәйрәмнәрдән, йолалардан башка яши алмый

Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар милли хисләр культурасы тәрбияләп кенә калмыйлар, ә бәлки тирән рухи канәгатьләнү дә тудыралар.

Бәйрәмнәрдә халыкның олысы да кечесе дә теләп катнаша.Һәр кеше үзара аралашу,үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә.Борынгы бабаларыбызның бәйрәмнәре бик күп. Рамазан аенда уздырыла торган бәйрәмнәребез дә байтак: кадер кичәсе,ураза , фитыр ,гает бәйрәмнәре, әлвидаг кичәләре һәм башка лар.
Соңгы елларда күркәм гадәтләр дә барлыкка килде, мәчетләрдә, мәдәният йортларында, йортларда ифтар мәҗлесләре уздырыла башлады.Боерган авылы җирлегенә караган барлык авылларда да мондый мәҗлесләр һәрдаим үткәрелеп килә.
1 июнь көнне "Акчарлак" мәдәни ял үзәге дә үзенә кунаклар җыйды(җитәкчесе Рәхилә Фәттахова).Тирә-як авылларда , чит өлкәләрдә яшәүче якташларыбызны мәҗлестә күрү күңелләргә горурлык хисе өсти. Аллага шөкер , динебезне, йола- гадәтләребез сагында торучы мөхтәрәм шәхесләребез бар.Көн саен чиста пөхтә итеп киенеп,башларына матур түбәтәйләрен киеп мәчеткә намазга йөрүче аксакалларыбыз, ак яулыкларын ябынып мәчеткә укырга йөрүче апаларыбызга сокланабыз. Газиз телебезгә, динебезгә, йолаларыбызга, кешелек дөньясы өчен тормышның барлык очракларында җитәкче кулланма булып торган "Коръән" китабына мәхәббәтебез артсын.Дөньяда буыннан буынга тапшырылып килә торган рухи байлыктан да кыйммәтле мирас юк.Өлкәннәребез үрнәгенә ияреп ,яшьләребез, балаларыбыз да мондый йола гадәтләрне дәвам итәрләр дип ышанасы килә.


Боерган башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Флүзә Сәлимова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X