Хаҗга барып авырып кайтмагыз
Август аеннан Согуд Гарәбстанына хаҗ кылу башлана. Һәр ел саен хаҗга 160 илдән 2 миллионга якын кеше бара, шуларның 16 меңе – россиялеләр. Татарстаннан исә хаҗ кылучылар 1500-1800 кеше булыр дип көтелә.
Һәр елны хаҗ кылучыларны вакцинацияләү эше үткәрелә, бару һәм кайту пунктларында санитар-карантин контроль чаралары көчәя. Чөнки Согуд Гарәбстанында эпидемик хәл киеренке тора. 2018 елның 1 июненә биредә коронавирус инфекциясенең 1844 очрагы теркәлгән. Коронавирус инфекциясе – респиратор авыру, ул хәлсезлек, тамак төбе авырту, коры ютәл кебек симптомнар белән билгеләнә. Авыр кичергәндә пневмониягә, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.
Хаҗ кылу вакытында зур төркем арасында үзеңне төрле инфекцияләрдән саклау өчен иң беренче чиратта гади генә кагыйдәләрне үтәргә – кулларны сабын белән ешрак юарга; ютәлләгәндә, төчкергәндә салфетка кулланырга; авырулар белән аралашмаска, аларның шәхси әйберләрен кулланмаска; мөмкинлек булганда марля бәйләвеч киеп йөрергә; дөяләргә якын бармаска һәм аларга кагылмаска; кайнамаган дөя сөтен эчмәскә; вак сәүдә нокталарыннан ашамлык һәм эчемлекләр сатып алмаска; кайнаган су гына эчәргә; хәлсезлек очракларында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кояш сукмасын өчен җиңел, юка, натураль тукымалардан эшләнгән өс һәм баш киемнәре, кояштан саклану күзлеге кияргә, шулай ук күп итеп су эчәргә киңәш ителә.
Хайваннар тешләгән очракта ул урынны иң беренче эш итеп сабынлы су белән юарга һәм тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бөҗәкләр тешләмәсен өчен тәнне тулысынча каплый торган кием кияргә, репеллентлар кулланырга киңәш ителә.
Виза алыр өчен хаҗ кылучылар менингококк инфекциясенә каршы вакцина ясаган булырга тиеш. Мондый вакцинаны Яр Чаллының инфекцион дәваханәсендә ясатып була.
Сәфәрдән кайткач, үзегездә авыру симптомнары (калтырау, температура күтәрелү, хәлсезлек, тамак төбе авырту һ. б.) сизсәгез, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итәләр район үзәк дәваханәсеннән.
Динар Зәйдуллин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев