Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше хатасын күрмә!

Яшь егет мулла янына килгән дә: “Мәчеткә бүтән йөрмәячәкмен”, — дигән. “Ни өчен?” — дип сораган мулла.

— Кешеләрнең гыйбадәт кылган вакытта ара-тирә телефонга карауларын күрдем, аннары башкалар турында начар сөйләүләрен ишеттем. Шуңа мәчеткә бүтән килмим, — дигән егет.

— Ярар, тик китәр алдыннан бер үтенечемне үтә әле. Су белән тулы стакан ал да, идәнгә тамчысын да тамызмыйча, өч тапкыр мәчет тирәли әйләнеп чык. Аннары теләсәң, китәрсең, — дигән мулла.

Егет уйлап торган да, бу эшнең авырлыгы юк, дип мулла кушканнарны үтәргә булган. Сулы стакан тотып, мәчет тирәли өч кат әйләнеп чыккан. Шуннан соң мулла сораган:

— Стакан тотып әйләнгәндә, берәр кешенең гайбәт сатканын, башкалар турында начар сөйләгәнен ишеттеңме? Берәрсенең телефонга күз салуын күрдеңме?

Егет бик аптырап кына муллага: “Юк”, — дип җавап биргән.

— Ни өчен боларның берсен дә күрмәдең, беләсеңме? Чөнки стакандагы су түгелмәсен, дип, алдыңа гына карап бардың. Башка чит нәрсәләрне күзәтергә җаең булмады. Тормышта да шулай. Әгәр Аллаһны гына зекер итеп, бөтен игътибарыбызны динебезгә, үз тормышыбызга юнәлтсәк, башкаларның ялгышларын, хаталарын күрергә вакытыбыз калмас, — дип җавап биргән мулла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев