Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше аяк киемен кимәгез

Микоз авыруын гөмбәчекләр китереп чыгара, ул аяк табаны һәм тырнакта була, бер кешедән икенчесенә йогарга мөмкин. Эссе һәм дымлылык гөмбәчекләр үрчү өчен бик кулай шарт. Шуңа да җәй көне гөмбәчек эләктерү куркынычы арта. 

Авыруның билгеләре: аяк бармагы тырнагында сызыклар, ак яки сары төстәге таплар барлыкка килә, тырнак калыная, кителеп төшә, пычрак сары төскә керә, аяк табанының тиресе кубалаклана, кычыта, бармак арасы кызара.
Гөмбәчек ияргән дип шикләнәсез икән, дерматологка яки табиб-микологка күренегез. Табиб аларга каршы көрәшә торган мазь, крем яки башка берәр препарат язып бирер. Кайбер очракта дару да эчәргә туры килер.

Реклама

Профилактика максатында түбәндәгеләрне белү зарур:
– Атнага бер мәртәбә гөмбәчекләргә каршы көрәшә торган спрей файдаланыгыз.
– Бассейн, пляж ише урыннарда, кунакка баргач кеше аяк киемен кимәгез.
– Душ бүлмәсе, бассейн янында, аквапаркта яланаяк йөрмәгез.
– Яланаяк йөргәч, аяк табанын, бармак араларын антисептик белән эшкәртегез.
– Аягыгызны югач, яхшылап корытыгыз, бигрәк тә бармак араларын әйбәтләп сөртегез.
– Җәй көне башы ябулы, кысып торган аяк киеме, синтетик тукымадан эшләнгән оек яки оекбаш кимәгез. Аяк тирләп йөрсә дә, микоз барлыкка килү куркынычы арта. Оекбаш киҗе мамык тукымадан тегелгән булсын, аны көн саен алыштырырга онытмагыз.
«Ашыгыч ярдәм» газетасыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X