Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Керемең турында мәгълүмат бир

Муниципаль хезмәткәрләр һәм дәүләт хезмәтендәгеләр тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти йөкләмәләр турында белешмәләр бирү 2020 елның 1 январенда башланды, 30 апрельгә ул төгәлләнергә тиеш. Декларация тапшыру тәртибе турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин сөйләде.

Керемнәр турында белешмә тутырганда РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган «Методик рекомендацияләр»гә таянырга кирәк. Шул рекомендацияләрнең кайбер пунктларына тукталып үтик. Әйтик, декларация чорында вакытлыча эшләп торучы кеше декларация кампаниясе вакытында эшеннән күчкән яки киткән очракта, ул вакыт өчен керемнәр турында белешмә тапшырмый. Күчемсез милекне өлешләп сатып алганда, милек һәм аның тулы бәясе барлык белешмәләрдә күрсәтелә. Гараж яки башка төр кооперативлардагы җир участогына милек хокукы булмаган кешеләр өчен җир участогы турында мәгълүмат тапшыру каралмаган. Милек сатып алганда милеккә хокук дәүләт теркәве узган мәлдән көченә керә. «Методик рекомендацияләр»дә ир белән хатын бер-берсенең милкен күрсәтмәскә мөмкин булган очраклар тәгаенләнгән. 
 Белешмә тутырганда хаталар китәргә мөмкин. Әйтик, ир яки хатын бер-берсе һәм балалары турында дөрес мәгълүмат бирми. Оешмаларның атамаларын, адресларын, транспорт чараларының атамаларын күрсәтеп язганда хаталар очрый. Кемдер керем алу чыганакларының барысын да күрсәтми. Банк кертемнәреннән алган табышын күрсәтмәүчеләр була. Кайберүләр милеккә хокук бирә торган документларын күрсәтеп бетерми. 
Авыл җирлекләре депутатларының исләренә төшерәбез: депутат булып сайланганнан башлап дүрт ай дәвамында алар үзләренең, хатыннарының (ирләренең), балигъ булмаган балаларының керемнәре, милекләре һәм мөлкәти йөкләмәләре турында мәгълүмат җиткерергә тиешләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев