Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Керем-чыгымнарың турында хисап бир

1 январьдан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр керемнәре, чыгымнары һәм милекләре турында декларация тапшыра башлады. Әлеге кампания 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Бу турыда район хакимиятендә үткән киңәшмәдә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Ибраһимов искә төшерде. 

Тукай районында, район башлыгы карары нигезендә, декларация тапшыручылар исемлегенә 82 вазифа керә. Мәгълүмат хезмәткәрнең үзенә, аның ире яки хатынына, балигъ булмаган һәр баласына карата тутырыла. Белешмәләрне биргәннән соң гражданин киләсе бер ай эчендә аңа төзәтмәләр кертергә хокуклы. 
Чыгымнар турында мәгълүмат түбәндәге очракларда бирелә – әгәр хезмәткәр, аның хатыны яки ире, балигъ булмаган баласы җир участогы, башка төр милек объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр, цифрлы финанс активлары буенча чыгымнар теркәлсә һәм ул чыгымнар әлеге затның соңгы өч елда (2018, 2019, 2020 елларда) гомуми кеременнән артыграк булса. 
Айрат Ибраһимов декларация тутырганда хаталар булуын да әйтеп үтте. Бу аерата банктагы счетлар, банк кертемнәре, транспорт чаралары турындагы мәгълүматка кагыла. Чираттагы ялда, хезмәт командировкасында булу яисә чирләү гражданнарны декларация тапшырудан азат итми. Бу эшне 30 апрельгә кадәр тәмамлау мөһим, диде Айрат Ибраһимов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев