Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Керәч тау итәгендә

«Чишмә башы» («Истоки») район фестивале кысаларында Иштирәктә Керәч тау итәгендә бик матур чара үтте. Табигатне, туган якны зурлап, авыл халкы ул көнне чишмә янына юл тотты.

Чишмә яны алдан ук яхшылап чистартылды. Нәфис Вәлиәхмәтов белән Фәнүсә апа Ризатдинова бу эштә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Керәч тау итәге ул көнне гөрләп торды. Марсель абый Кашапов ярдәме белән пылау пешә, Рәзилә Муллагалиева самовар кайната. Әнә чишмәдән «Су анасы» чыгып Керәч тауга эндәшә: «Керәч, Керәч, әллә йоклап ятасыңмы? Кунаклар килә, кунаклар!» Күренеш шулай башланып китә. Табигый сәхнәдә авыл уяна. Дога укыла, авыл җанлана. Бер яктан «уф алла» арбасын тартып эшкә баралар. Таудан балыкчылар күренә, су коенучылар, җиләк җыючылар, кер юучылар... Шунда ук бабай (Илдус Закиров) балаларга таш катыгы кайнатырга өйрәтә. Сәхнәнең һәр өлеше җанлы, һәр өлеше игьтибарны җәлеп итә. Керәч тавының азактан «рәхмәт әйтүе» дә җанга үтешле бер өлеш.
Мәдәният хезмәткәрләре бу матур бәйрәмне үткәрергә ярдәм итүчеләрнең һәрберсенә рәхмәтле. Алга таба да бердәм булырга язсын. Элеккеге капка төбендә утыруларны, кичке уеннарны инде кайтарып булмаса да, тарихыбызны, асылыбызны онытмыйк. Балаларның «Йолдызчык» коллективына, өлкәннәрнең «Яшьлек» фольклор коллективына, үз теләкләре белән чарада катнашучыларга, электр белән тәэмин иткән Тәмбирә апа Нәдершинага да, алып төшкән, алып кайткан машина хуҗаларына да рәхмәт. Мондый чараларыбыз чишмәләребезгә, горур басып торучы Керәч тавыбызга алга таба да халыкка хезмәт итәргә бер этәргеч  булсын.
Гөлсинә Жиляева. 
Иштирәк авылы. 
/ Фото Гөлсинә Жиляевадан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев