Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Керәч тау чишмәсен чистарттык

Безнең Иштирәк авылында бик матур, үзебез өчен бик кадерле булган урыныбыз бар. Ул – Керәч тау чишмәсе. Күптән түгел без, авыл халкы белән җыелышып, бу изге урынның тирә-ягын чистарттык. 

Без чишмә тирәсен тәртипкә китереп кенә калмадык, бу матур чарага олы мәгънә кертергә тырыштык, ягъни яшь буын өчен тәрбияви чара да булсын, дидек. Чөнки чишмәләр – безнең тарихыбыз да. Шушында кичке уеннар үткән, гармун тавышы яңгырап торган, күпме яшьләр очрашкан, кавышкан, гаиләләр барлыкка килгән, саф суы белән күпме кешенең сусавын баскан.
Әлбәттә, чишмә янында бәйрәм үткәргәнче, иң беренче эш итеп без чишмәбезнең тирә-юнен җыештырдык: үләнен чаптык, тәрәзәләрен яңарттык, буядык, улагын рәткә китердек. Болар барысы да күмәк көч сорый торган эшләр. Минем бу урында актив эшләүчеләрдән Зариповлар, Ризатдиновлар, Туктаровлар, Вәлиәхмәтовлар, Фәйрушиннар гаиләләрен билгеләп үтәсем килә. Берәүләр печәнен чапканда икенчеләре буяды, өченчеләре тәрәзә куйды, агач утыртты. Балалар да читтә калмады, булдыра алганча ярдәм иттеләр.
Инде, ниһаять, очрашу көне җитте. Бәйрәмдә төрле уеннар, күңел ачу чаралары үткәрдек, алма пирогын иң оста пешерүчене дә билгеләдек. Пирогларның ниндие генә юк иде монда, бөтенесе дә күңел җылысын кушып пешерелгән . Шулай да, бәйге булгач, беренче урынны билгеләмичә булмый. Пирогны иң оста пешерүче дип Асия апа Метшина табылды.
Өлкәннәр гәпләшкән арада балалар белән хәзер инде модага кергән квест уены үткәрелде. Ике команда, карта тотып, сынау станцияләре аша җиңүгә омтылдылар. Аннары Керәч тау өстенә яшерелгән Россия флагын таптылар. 
Бәйрәмдә шулай ук урам көйләре искә төшерелде, чишмәгә багышлап шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, татар халык уеннары уйналды, биюләр булды. Әлбәттә инде, чишмә суы салып, самоварда кайнатылган чәй эчү очрашуыбызга тагы да ямь өстәде. Соңгарак калып төшкән кунакларны да зурлап каршы алды авыл халкы. Әллә чишмә сихри, әллә үзебез су буен күрергә зарыкканбыз – очрашу бик матур, җылы мөгамәләдә узды. «Җәй үтеп, чишмәгә төшәргә вакыт таба алмый идек – рәхмәт», – дип таралыштылар бәйрәм кунаклары.
Авылдашлар белән киләчәктә дә чишмә юлын онытмаска сөйләштек. Чишмә суын эчеп үскән авыл баласы, язмыш аны кайларга гына ташласа да, үзенең туган төбәген онытмасын, көянтә-чиләкләп су ташыган чишмә юлын күңелендә иң кадерле ядкарь итеп сакласын иде дип теләдек. Шушы хакыйкатьне яшь буынга да җиткерсәк иде, дидек. Балаларыбызга, шәһәрдән кайткан оныкларга чишмәбезнең яшәү чыганагы, ата-бабадан калган изге бер урын икәнен аңлатырга, су чыганакларына сакчыл мөнәсәбәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә сүз куештык, дип яза безгә авылның мәдәният йорты директоры Гөлсинә Жиляева.

Фото Гөлсинә Жиляева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев