Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемнәргә хөрмә ашарга кирәк, ә кемнәргә ярамый?

Бу җимеш турында барысын да беләсезме?

Хөрмә, диетик ризык саналса да, ашыйсы килү теләген баса. Андагы витаминнар һәм файдалы матдәләрне санап торырга да кирәкми. Ул ашказаны функцияләре бозылудан коткара. Составындагы пектин ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Эчәкләрдәге инфекцияне куа, кан тамырлары-йөрәк авыруларына профилактика ясый.

Кардиологлар көненә 1-2 хөрмә ашарга киңәш итә. Калий микроэлементлары йөрәк авыруларын кисәтә, С, Р витаминнары кан тамырларын ныгыта. Хөрмә составында йод бар, шуңа күрә ул калкансыман биз авыруларыннан саклый. Бәвел кудыру үзлеге булганлыктан, ташларны кудыра. А витамины күз мускулларын ныгыта. В витамины нерв системасын ныгыта.

Хөрмәне даими ашаган кеше стрессларга бирешми. Тимер исә анемиядән саклый. Салкын тию чорында хөрмә иммунитетны көчәйтә. Ул антисептик һәм какырык куптаручы да. Шуңа күрә әлеге җимеш тамак авырту, йөткерүдән дә дәвалый. Хөрмә шулай ук теш казналарын ныгыта.

Шикәр чире булган, артык симез кешеләргә һәм өч яшькә кадәр балаларга хөрмә ашатырга ярамый.

Фото: myteapro.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев