Кем тизрәк, көчлерәк? Спартакиада иң яхшы спортсменнарны билгеләде
22 мартта Яңа поселогында традицион спорт бәйрәме-Тукай районының авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалары арасында VII Спартакиада узды!
Спортчыларны һәм җанатарларны Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев сәламләде.
алдан Спартакиада кысаларында волейбол һәм йөзү буенча ярышлар узган иде, ә бу көнне катнашучылар бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, кул көрәштерү, дартс, чаңгы ярышлары һәм аркан тартышу буенча ярыштылар.
Авыл җирлекләре арасында йомгаклар:
1 урын – Мәләкәс авыл җирлеге
2 урын –Әҗмәкәй авыл җирлеге
3 урын – Иске Абдул авыл җирлеге
Предприятиеләр һәм оешмалар арасында йомгаклар:
1 урын – Тукай үзәк район хастаханәсе
2 урын – Чаллы-Икмәк продукты
3 урын – Чаллы-Бройлер
Шәхси зачетта барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр, ә җиңүче командалар грамоталар, кубоклар һәм бүләк сертификатлары алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев