Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелләр булганчы

Инвалидлар декадасы кысаларында Тукай районында яшәүче 23 бала «Наиком-Экстрим-Мотокрос» спорт клубында булдылар. Аларны анда квадроциклда, мотоциклда, кар чанасында шуарга чакырдылар.

Клуб территориясендә нинди генә техника юк. Гадәти булмаган техникада җилдерү һәр кешенең хыялыдыр ул, мөгаен. Сәламәт балаларга хыялларын тормышка ашыру авыр булмаса да, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ул җиңел генә бирелми. Шулай да салкын кышның бер көнендә аларга теләгән транспорт төрендә туйганчы йөрергә насыйп булды.
Тукай районында инвалидларга ярдәм күрсәтү өчен күп эшләр башкарыла. Ә менә мондый спорт чарасы беренче тапкыр уздырыла.
– Бу чара эшкуарлар инициативасы белән үткәрелә. Аларның балаларны җыярга теләк белдерүләре, үз техникалары белән килеп, балаларга шатлык китерүләре зур игътибарга лаек. Бүген бирегә кунакка килгән балаларның кайберләре әлегә кадәр бер тапкыр да мондый техникада йөрмәгәндер. Безнең өчен иң мөһиме – балаларның шат йөз-ләрен күрү, – диде әлеге чарада катнашкан район башлыгы Фаил Камаев.
Балаларның шатлы-гының иге-чиге булмады. Башкача мөмкин дә түгел иде. «Наиком-Экстрим-Мотокрос» спорт клубы җитәкчесе Наил Хөббәтуллин үзе «Буран» руле артына утырды һәм берничә тапкыр аларны трасса буйлап йөртте, алар белән шаярды. Балаларның йөзләре сөенечтән балкыды.
– Мин беренче тапкыр квадроциклда йөрдем. Бер тамчы да курыкмадым. Квадроциклда йөрү шулкадәр ошады, – дип тәэсирләре белән уртаклашты «Татарстан» совхозы поселогыннан Әмир Галиев.
Әмиргә 16 яшь. Балалар церебраль параличы белән авыруына карамастан, ул үзен бар яклап та үстерергә тырыша, актив тормыш алып баруы булуы белән дә аерылып тора. Әмир коррекцион мәктәптә 9нчы сыйныфта укый. Буш вакытларында актерлык осталыгы студиясендә шөгыльләнә, компьютерда программалаштыру һәм спорт белән кызыксына. Әмир киләчәк тормышын иҗат яисә техника белән бәйләргә тели. «Улымның иң беренче чиратта яхшы һөнәр алуын телим. Төпле һөнәр актер булырга комачауламый», – ди Әмирнең әнисе Алия Галиева.
Яңа поселогыннан унбер яшьлек Риназ Шәрифуллин өчен дә гадәти булмаган транспортта йөрү олы сөенеч.
Көннең салкын булуына карамастан, балалар һәм ата-аналар спорт мәйданыннан таралышырга ашыкмадылар. Һәрбер бала берничә мәртәбә төрле техникада җилдерде. Ә инде туңа башлаганнар кафега кереп татлы ризыклар белән чәй эчте. Кафеда аниматорлар – Үрмәкүч-Кеше һәм мультфильм герое Роза Барбоскина балалар белән төрле конкурслар үткәрделәр, аларның күңелен ачтылар. 
Милана Россомаха әнисе белән Нефтебаза поселогыннан килгән. Тугыз яшьлек кыз баланы өйгә килеп укыталар. 
 – Без бу чараны оештыручыларга рәхмәтле. Инвалидларга карата районыбызда игътибар зур. Хакимият башлыгы Фаил Камаевка, спорт клубы җитәкчесенә рәхмәт. Милана кар чанасында шуды һәм квадроциклда йөрде. Кафега җылынырга, чәй эчәргә һәм уеннарда катнашырга дип кердек, – ди Татьяна Россомаха.
Белгечләр фикеренчә, мототерапия сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен бик файдалы. Турыдан-туры тәрҗемәсе дә «хәрәкәт белән дәвалау»ны аңлата. Сәламәтлек буенча мөм-кинлекләре чикле балаларга мототерапия мотоциклның көчен, җилнең куәтен тоярга мөмкинлек бирә. Бу исә көндәлек тормышта очрый торган авырлыкларны җиңү юлында каршылыклар булмавын аңларга юл ача.
– Район башлыгы Фаил Камаевка шушы акцияне уздыру тәкъдиме белән чыктык. Моны без башкалар да үрнәк алсын, инвалидларга карата миһербанлы булсыннар өчен эшләдек. Балаларның шатлыгын күрү күңелдә әйтеп бетергесез канәгатьләнү хисләре тудыра, – ди Наил Хөббәтуллин үзе.
Әҗмәкәй авыл җирле-генең ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Эльмира Маликова да инвалид балалар өчен оештырылган бу чарадан канәгать калуын белдерә: «Оештыручыларга рәхмәтем чиксез. Балаларның шат йөзләрен күрү – безнең өчен дә олы бәхет. Бу чара яхшы традиция булып керсә иде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев