Якты юл
  • Рус Тат
  • Күңелем төенчеге

    Хатирәләр төенчегенә ниләр сыйган икән? Бу сорауга җавап бирү өчен, без Быел билгеләп үтә торган Иштирәк авыл җирлеге юбилярларын мәдәният йортына җыйдык. Юбилярларыбыз күп безнең, Аллага шөкер. 1962 нче елгылар гына да барлыгы 15 кеше икән. 55,60, 65, 70,75, 80, 85... юбилярларыбызның ничә яшьлеге генә юк!

    Әле алар бөтенесе дә тормышка зур өлеш керткән, хөрмәткә  кешеләр. Мәсәлән, 85 яшьлек юбилярыбыз Наилә апа Гыйлметдинова, гомере буе сыер сауган кеше. Кичәбезгә ул аеруча бер ямь кертте: уеннарда яшьләр уйнасын дип, күзәтеп кенә утырмады, 85 ен бер кырыйга куеп, рәхәтләнеп уйнады. Юбилярлар үзләренең тормыш юлларын сөйләде, яраткан ризыгын кызыктырып тәкъдим итте, концерт номеры күрсәтте. Соңыннан катнашучылар алып килгән сыйлар белән хушландык. 75 ен тутырган, гомерен балалар укытуга багышлаган  Рауза апа Шайхетдинова, бер казан плау пешереп алып килгән иде. Мекебаева Сания апага да  кем 70 не бирсен.  Читтән килеп Иштирәккә урнашу белән ул, никадәр яхшы җиргә килгәнен аңлаган, авылдашларга ул чын йөрәгеннән рәхмәт әйтте. 70 не тутыручы Хамидуллина Нина апа ике кулын буш итмичә  зур балан бәлешләре пешереп алып килгән иде. Башта сатучы, соңыннан мәдәният йорты җитәкчесе булган Нина апаны да безнең як сулары, Зәй районы Баграж авылыннан, тартып алып килгән. Спктакльдә уйнаганда ул үзенә тормыш иптәше табып шушы якларга төпләнгән. Мөслим кызы Фәнүсә Ризатдинова да быел юбиляр икән! Оста пешекче, бакча яратучы,яхшы иптәш, шәп әби-бу әле Фәнүсә апаны чагылдырган берничә сыйфат кына. Гомумән, кичәгә килгән кунакларның берсен алып берсен куешлы түгел, бөтенесе дә хөрмәткә, мактауларга лаеклы кешеләр. Һәрберсенең хәтер янчыгы тулы. Анда төрле вакыйгалар сыйган...бар шатлыклысы да, бар сагындыра торганы да...бар елата торганы да... Сәхнәдән бар сүз әйтелеп бетмәсә дә,кичә матур хатирәләр калдырырлык, уйландырырлык булды. Авыл җирлеге башлыгы катнашучыларның һәрберсенә бүләк әзерләгән иде, килгән кеше куанып, рәхмәтләр әйтеп  кайтып китте. Ә инде юбилярларны без барчасын да  тагын бер кат шушы зур даталары белән котлыйбыз. Киләчәк таңнары куанычлы, бәрәкәтле булсын, гаиләләре белән дус-тату яшәсеннәр! Сәламәтлек сезгә, юбилярлар!

    Гөлсинә Жиляева 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: