Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече Шилнәдә су проблемасы 

Район хакимиятендә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә Кече Шилнә авылының Мәскәү урамы, 7нче йорт адресы буенча су булмау проблемасы күтәрелде.

Әлеге йортка торак-коммуналь хезмәтне «Татарстан коммуналь челтәрләре» күрсәтә. Оешма җитәкчесе Риф Миңнекәев сүзләренчә, торбаларның искергән булуы һәм ял көннәренең кызу торуы, шуңа бәйле рәвештә халыкның суны күп куллануы аркасында су җитмәгән. Бу хәлдән соң оешма әлеге урамда 100 метр озынлыкта торбаларны алмаштыру эшенә керешкән. «Бүген әлеге йортта су бар, ләкин көчле килми. Пәнҗешәмбе көнгә торба алыштыру тәмамланырга, су да яхшы килә башларга тиеш», – дип вәгъдә итте хезмәт күрсәтү оешмасы башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев