Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече Шилнә поселогы референдумда

Үзара салым җыю буенча республика программасы 5нче ел эшли.Ә Тукай районының Кече Шилнә авылы җирлегендә соңгы ике елда анда катнашмадылар. 2016 елда референдумда җитәрлек тавыш җыелмады, 2017 елда җирле депутатлар аны үткәрү буенча бер фикергә килә алмадылар. Ниһаять, 2018 елда яңа депутатлар составы үзара салым җыю турында бердәм карар кабул итте. Аның суммасы, хәл итәсе мәсьәләләрнең күләмен исәпкә алып,1000 сум итеп билгеләнде.

Кече Шилнә поселогында референдумда 1384 кеше катнашуы көтелә. Көндезге сәгать икегә шуларның яртысына якыны тавыш бирде.

Поселок халкы үңай үзгәрешләр көтә. Урамнарны, юлларны, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү иң мөһимнәре.

Нина Нестеренко хат ташучы булып эшли. Һөнәре буенча аңа көн саен Кече Шилнәнең урамнарыннан үтеп йөрергә туры килә.

– Мин яшәгән Даричев урамы быел төзекләндерү планына кертелде. Шуңа сөендем. Бездә юллар начар, урамнар яктыртылмаган, йөрергә бик кыен, – ди ул.

Бүгенге чарада җирле депутатлар активлык күрсәтте. Алексей Заподнов гаиләсе белән килеп тавыш бирде.

– Безнең өчен бу күптән көтелгән вакыйга. Хәзер безгә сайлаучыларыбызның наказларын үтәргә дә мөмкинлек булачак. Үзебездән җыелган акчага республикадан да өстәлгәч, байтак сумма җыела, – ди депутат.

Кече Шилнә сайлау учатогына район башлыгы Фаил Камаев та килде. Ул халык белән сөләйште. Аның да Кече Шилнә җирлегендә халыкның социаль-икътисадый мәсьәләләре уңай хәл ителәчәгенә шиге юк. Иң мөһиме халыкның бүгенге реферундумда активлык күрсәтүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев