Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 600 балалар табибы җитми

Соңгы бер елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган 161 яшь белгеч хастаханәләргә эшкә урнашкан.

Казанның балалар поликлиникаларында 600 табиб җитми. Шәһәр Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев башкала мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Бездә табибларга ихтыяҗ шактый зур. Әйтик, балалар поликлиникаларында гына да 600 медицина хезмәткәре кирәк», - дип искәртте Илнур Хәлфиев.

Узган елда шәһәр хастаханәләренең табиблар белән тәэмин ителеше ике процентка артып, 78,9 процент тәшкил иткән. Бу – соңгы биш елдагы иң зур күрсәткеч.

«Соңгы бер елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган 161 яшь белгеч хастаханәләргә эшкә урнашты, табибларның кадрлар составы яшәрә бара. Бер ел эчендә пенсия яшендәге табибларның саны 10 процентка кимеде», - диде идарә җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев