Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады

"Россия туризм гүзәле" бәйгесе тарихында беренче тапкыр таҗ кабаттан бер үк төбәктә кала.

 Казаннан Камилла Хөсәенова "Россия туризм гүзәле 2018" (“Мисс туризм России 2018”) таҗына ия булды. Бөтенроссия матурлык бәйгесе финалы Чабаксарда 22 июльдә узды.

Проектта 27 кыз катнашты. Алар - шәһәр, республика, өлкә бәйгеләрендә җиңүчеләр.

  • 20 яшьлек Камилла Хөсәенова - “Татарстан гүзәле 2018”, “Россия гүзәле 2018” һәм халыкара Miss Aura International 2018 җиңүчесе.

Казанны шулай ук “Татарстан гүзәле 2018” финалисткасы, 17 яшьлек София Рябцова да тәкъдим итте.

"Россия туризм гүзәле" бәйгесе тарихында беренче тапкыр таҗ кабаттан бер үк төбәктә кала. 2017 елда бәйгедә Татарстан кызы Зөлфия Шәрәфиева җиңеп чыккан иде.

Камилла Хөсәенова төп титулга лаек булды. Аңа “Алмаз-холдинг” осталары тарафыннан ясалган эксклюзив таҗ кидерделәр. Хәзер Татарстан гүзәле Россияне халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк.

  • "Россия туризм гүзәле" бәйгесе - “Мисс туризм мира", шулай ук Miss Bikini International, Miss Globe, Мiss Grand International халыкара һәм башка танылган проектларның берсенә рәсми сайлап алу туры булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев